Бөгелмә авазы

Гел шулай тату яшик

Татарстан халыклары III корылтаена әзерлек бар куәткә бара. Бөгелмә муниципаль районыннан катнашасы делегатлар исемлеге Җәмәгатьчелек советы утырышында билгеләнде. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, мәдәният министры вазифасын вакытлыча башкаручы Эльвира Камалова, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашты. Корылтай 22 апрель көнне Казан шәһәрендә узачак. III Татарстан халыклары корылтаеның...

Татарстан халыклары III корылтаена әзерлек бар куәткә бара. Бөгелмә муниципаль районыннан катнашасы делегатлар исемлеге Җәмәгатьчелек советы утырышында билгеләнде. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, мәдәният министры вазифасын вакытлыча башкаручы Эльвира Камалова, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашты.
Корылтай 22 апрель көнне Казан шәһәрендә узачак. III Татарстан халыклары корылтаеның беренчесе беренче президент Минитимер Шәймиев инциативасы белән 1992 елда уздырыла, милләтләрнең икенче очрашуы 2007 елда була. Бүгенге көндә безнең республикада 173 милләт тату гомер кичерә.
Корылтайның максаты нидә соң? Аның төп идеясе - Татарстан җирлегендә яшәүче милләтләрне берләштерү, аларның арасын тагын да җылытып җибәрү, дуслык атмосферасын саклап калу. Республикабызда бүгенге көндә махсус милли сәясәт эшләп килә. Аның нәтиҗәсендә террорчылык һәм экстримизмга каршы көрәш, этник һәм дини каршылыкларны бетерү өстендә эш уңышлы башкарыла.
Безнең төбәк тә күпмилләтлеләр исәбендә. Бөгелмә районы территориясендә 56 милләт вәкиле гомер кичерә. Статистика күрсәткечләре буенча, аларның күпчелеге - рус кешеләре. Бөгелмә районында азәрбайҗан, үзбәк, чуваш һәм таҗик милли-мәдәни автономияләре эшләп килә. "Күчеп килгән милләтләрнең җирле халык белән үзара мөнәсәбәтләре яхшы. Алар арасында каршылыклы ситуацияләр теркәлмәгән һәм криминаль торышка мигрантларның катнашы юк", - дип белдерде Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Вахит Гарәфетдинов.
Җәмәгатьчелек советы утырышында делегатлар исемлеге билгеләнде. Исемлектә 13 кеше. Алар төрле милләт вәкилләре, төрле һөнәр ияләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: