Бөгелмә авазы

Газетага язылыйк, бөгелмәлеләр!

Чебиләрне көзен саныйлар дибез. Басма матбугат хезмәткәрләре исә санау эшенә язылу кампаниясе чорында ук керешә дә, гыйнвар һәм июль айларында нәтиҗә ясый. Кадерле укучыларыбыз, районыбызда чыгып килә торган бердәнбер татар газетасын саклап калуда, үстерүдә журналистлар, милли йөрәкле якташларыбыз гына түгел, ә сез дә үзегездән зур өлеш кертәсез. Язылу кампаниясенең нәкъ...

Чебиләрне көзен саныйлар дибез. Басма матбугат хезмәткәрләре исә санау эшенә язылу кампаниясе чорында ук керешә дә, гыйнвар һәм июль айларында нәтиҗә ясый.

Кадерле укучыларыбыз, районыбызда чыгып килә торган бердәнбер татар газетасын саклап калуда, үстерүдә журналистлар, милли йөрәкле якташларыбыз гына түгел, ә сез дә үзегездән зур өлеш кертәсез. Язылу кампаниясенең нәкъ кызган чагы, ярты ел дәвамында атнасына ике мәртәбә Бөгелмәбез, аның шәхесләре, вакыйгалары турында дөрес, кызыклы һәм файдалы мәгълүмат килеп торсын дисәгез, безне һәрдаим укып-белеп барырга теләсәгез, почта бүлекчәләренә барып, яисә дәүләт хезмәтләре сайтында "Бөгелмә авазы" газетасына язылып куегыз. Без сезнең язылуга, ә сез безнең каләмгә мохтаҗ. Бергә булыйк, бердәм булыйк, газиз укучыларыбыз!

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

"Бөгелмә авазы" газетасына 2017 елның I яртыеллыгына язылу бәяләре:

Почта тартмаларына - 600 сум

Китапханәләрдән килеп алучыларга - 360 сум

Редакциянең үзеннән килеп алучыларга - 300 сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: