Бөгелмә авазы

Гафу ит, якташ, гафу...

30 октябрь көнне Мәңгелек ут мәйданына сыенып утырган мәңге яшел паркта, Сәяси репрессия корбаннарына багышлап, митинг үтте. Бу изге урында дәһшәтле елларда шәһит киткән, тырнак кадәр дә гаебе булмаган кешеләрнең исем-нәре (алар барлыгы 257 кеше) мәңге ташка уелган. Алар рухына чәчәкләр салынды. Озак еллар буена тыелып килгән күз яшьләре, ниһаять,...

Кем ул шакый...
калын диварларны?
Кем ул анда?
Сиңа кем кирәк?
Бу, - ди ул, -
мин - Тарих -
Гаделлекне йөрим
мин эзләп.

(Репрессияләнгән татар шагыйре Хәсән Туфан).

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотоcы.

Реклама

Язма башындагы рәсемдә сез Магнитогорск шәһәреннән кайткан Валентина Тищук белән Татьяна Юртаеваны күрәсез. Аларның бабаларын, әти-әниләрен Бөгелмә районы Якты Чишмә (Светлый Ключ) авылыннан сөргенгә сөрәләр. Кем диген? Авылның иң имансыз, булдыксыз кешеләре. Башкача әйтеп тә булмый: алар кеше әйберенә кул сузудан һич чирканмый, үз күршесен бер сынык икмәк калдырмый талый, бөтен малын тартып ала. Ат, мәхлук, хуҗасыннан аерылганын сизә, бөтен көчкәен туплап, хуҗасына ыргыла, ә талаучылар аны кыйный, наган белән башын төеп, күзен чыгара. Малыхин Емельян бабай атын кочаклап, канлы күз яшьләре белән елый... Ниләр уйлап елый микән ул? Бәлки ул да, безнең сөекле Һади Атласи кебек, өметсез вә караңгы җырны уйлап елыйдыр:
Туган җирдә ятар иде
Без туганчы таш туса шул,
Без туганчы таш туса...

Татармы, әллә русмы - ул елларда бергә күтәрдек ич афәтне. Бүген дә без, рус кешесе диеп тормыйбыз, күршебезгә кайгы килгәндә, бер телем икмәкне дә урталай бүләбез.

Емельян бабайның үзе белән чыгып киткән оныклары - япь-яшь сабыйлар юлда үлеп кала, аннары чират уллары-кызларына җитә. Бабайның йөрәге соңгы көнгәчә бу хәлгә ышанмый: гозерләр яза, өметләнә, "Мондый хәлгә Сталин юл куймас, ул белмидер, белсә, хәләл малларыбызны кайтарыр да гомер иткән өйләребезне, иген чәчкән җирләребезне кайтып күрергә насыйп итәр", - дип, ятим балаларның сынык күңелен юата. Бу бәхетсез гаиләдән исән калган шушы ике кыз бала (алар сөргендә туган) Магнитогорск шәһәреннән кайтты һәм Якты Чишмә авылындагы йорт урынын яд итте. Йорт урынында сыңар таш та калмаган, авыл үзе бүген юк, ул урында бары тик нефть суыручы карачкылар гына утыра. Бабалары, апа-сеңелләре, әти-әниләре - барысы да Магнитогорск шәһәрендә җирләнгән, анда аларга һәйкәл куелган.

"...Чит җирләргә китеп бара кыр казлары, һаваларда кала тавышы". Бу җырда -репрессия корбаннары язмышы. Сүзем озакка китсә дә, җаны күбәләк кебек туган җирендә талпынган тагын бер шәхес турында язмый булдыра алмыйм. Кызыл революциягә кадәр Россиядә иң бай алтын приискалары тоткан Дәрдемәнд, үз ирке белән бөтен байлыгын (соңгы тиененә чаклы! Большевиклар шул кадәр байлыктан аның үзенә сукыр тиен дә өлеш чыгармый) Советлар хакимиятенә бирә. Ул моны газиз улы исән калсын өчен эшли. "Син, улым, барысын да бир аларга, үзеңә бернәрсә дә калдырма, аларга тугры хезмәт ит, шулай булсаң, алар сиңа начарлык эшләмәсләр," - дип, үгет-нә-сыйхәт бирә. Улы шулай эшли дә, әмма юкка! Эксплуа-татор токымы дип, аны аталар, ә Дәрдемәнд үзе Оренбург өлкәсенең Орск каласында тугры калган хезмәтчесе өендә якты көннән качып яши, ачка шешенеп үлә. Үзе дә хәлсезлекнең соңгы чигенә җиткән хезмәтче бабай каткан гәүдәне чанага салып, зиратка кадәр өстерәп илтә. Шул мәшһүр вә бәхетсез Дәрдемәнднең бер шигырен бераз үзгәртебрәк кабатлыйм да кабатлыйм: бар да үтә, комнар күчә, дәрыйг, бу да үтте - гафу ит, якташ, безне, гафу...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: