Бөгелмә авазы

Фән дөньясын ачучылар

12 февраль көнне Бөгелмәнең 6 нчы урта мәктәбендә башкарма комитетның мәгариф идарәсе оештырган чираттагы "Ачыш" /"Открытие"/ XIX муниципаль фәнни-гамәли конференция үтте.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Чара дәвамында шәһәребез һәм районыбыз мәктәпләреннән җыелган тырыш, акыллы укучылар төрле фәннәрдән үзләренең эзләнү нәтиҗәләре, ачышлары турында чыгыш ясадылар. Менә берничә мөһим сан: унтугызынчы тапкыр зур масштабларда үткәрелүче конференциядә барлыгы 4 меңнән артык укучы чыгыш ясаган. "Әлеге эшләрнең нигезендә укытучы һәм укучыларның олы хезмәте ята. Җаваплы чыгышка әзерләнгәндә сез мөстәкыйль уйларга, үз алдыгызга мәсьәләләр куярга, аларны чишәргә өйрәнәсез. Инде мәктәпне тәмамлап китеп, югары уку йортларында укучы бөгелмәләр дә, укыткан мөгаллимәләре янына килеп, нәкъ менә әлеге эзләнү эшләре өчен зур рәхмәтләрен белдерә", - дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәүзия Мәх-мүтова үз чыгышында. Быел исә әлеге чарада 210 укучы катнашты, 178 эш каралып, шуларның 84е Дипломнар белән бүләкләнде.

Укучыларның активлыгын, белем һәм культура дәрәҗәсен күтәрүгә, сөйләм телләрен үстерүгә, дөньяга карашларын киңәйтүгә, аларны җәмәгать эшләренә җәлеп итүгә, матурлыкны аңларга өйрәтүгә корылган конференциядә 16 секциядә эш "кайнады", шуларның икесе татар телендә иде. Иҗтиһатлы укучылар дәрәҗәле экспертлар каршында имтихан тоттылар дисәк тә, хата булмас. Татар филологиясе секциясендә 12 эш каралды. Секция эшенә мәгариф идарә-се начальнигы урынбасары Ф. Мәхмүтова җитәкчелек итте. Үз эшләрен яклаучы укучыларның чыгышлары теманың актуальлеге, эчтә-лекнең темага, максатка һәм бурычка тәңгәллеге, эшнең тышкы күренеше, аның тиешле калыпларга туры килерлек итеп рәсмиләштерелүе, эзләнүнең практик әһәмияте, мәгълүматларның техник дәрәҗәсе һәм башкару сәнгате, чыгыш ясаучының компетентлыгы, сорауларга җавап бирә алуыннан чыгып бәяләнде. Әйе, һәрбер укучы тиешле дәрәҗәдә әзерлән-гән, һәр яңалыгын камил итеп җиткерергә тырышты. Барлык чыгышлардан соң жюри әгъзалары, каралган эшләргә бәя биреп, җиңүчеләрне билгеләде.

Реклама

Шулай итеп, әлеге секция-дә 3 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Фәридә Садыйкова /җитәкчесе - Р. Шәкүрова/
лауреат исеменә лаек булды, III урынга "Татар әдәбиятын-да акбүз атлар образы" дип исемләнгән эше белән Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Айсылу Нәбиуллина /җитәкчесе - З. Хәсәнова/ чыкты, II урын - "Шатланам мин җырлар булып калуыма" хезмәте өчен 9 нчы урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Асмик Мхитарянда /җитәкчесе - Г. Билалова/ һәм I мактаулы урын "Татар теле фәнендә бәхәсле мәсьәләләр" исемле эзләнү өчен Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Дамир Габдрәфый-ковка /җитәкчесе - Г. Кашапова/ бирелде /рәсемдә/. Актив чыгыш ясавы өчен Подгорный мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Анжела Григорьеваның эше /җитәкчесе - Р. Галимҗанова/ Диплом белән билгеләп үтелде.

Милли мәдәният, тарих һәм Татарстан Республикасы халыклары телләре секциясендә исә урыннар түбәндәгечә бүленде: Татар Димскәе мәктәбенең
8 нче сыйныф укучысы Фәридә Хәйбуллина лауреат булып танылды /җитәкчесе - И. Собханова/; III урынны - 1 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Виктория Кузьмина /җитәкчесе - Г. Вафина/; II урынны - 4 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Наил Миңнәхмәтов /җитәкчесе - Г. Сидыйкова/ һәм Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның 7 нче сыйныф укучысы Ринат Камаев /җитәкчесе - Р. Зәйнуллина/; I урынны 16 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Фәнзия Хәсәнова /җитәкчесе - Г. Ихсанова/ яуладылар.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, укучылар конфе-ренцияләргә елданел ныграк әзерлек белән киләләр, кызыклы темалар табып, бүгенге көндә актуаль булган проблемаларны фәнни дәрәҗәдә яктыртырга омтылалар. Киләчәктә аларга яңадан-яңа үрләр яуларга, матур күрсәткечләре белән якыннарын сөендереп яшәр-гә, телебез һәм мәдәниятебез үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертергә насыйп булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: