Бөгелмә авазы

Фермерларга ярдәм кулы сузып

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында 62 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Шуларның 43е игенчелек белән шөгыльләнә, ә 40ы терлекчелек эшен алып бара (араларында катнашлары да бар). Бүген район башлыгы Линар Закиров шуларның кайберләре белән шәхсән танышып кайтты. Бер очрашу - үзе бер гомер дип, юкка гына әйтмиләр халыкта. Фермерлар район башлыгын зарыгып...

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында 62 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Шуларның 43е игенчелек белән шөгыльләнә, ә 40ы терлекчелек эшен алып бара (араларында катнашлары да бар). Бүген район башлыгы Линар Закиров шуларның кайберләре белән шәхсән танышып кайтты.

Бер очрашу - үзе бер гомер дип, юкка гына әйтмиләр халыкта. Фермерлар район башлыгын зарыгып көткән. Чөнки проблемалары, чишәсе мәсьәләләре, район башлыгына булган сораулары шакты җыелган. Яңа Александровка авылында яшәүче Сергей Рассохин терлекчелек белән 2015 елда шөгыльләнә башлаган. Колхоздан калган иске ферманы яңартып, ул иткә дип үгезләр үрчетә икән. Бүгенге көндә аның 15 баш мөгезле эре терлеге бар.

- Ит сатып, табыш алабыз. Сатып алучыларыбызның кайберләре малны суйганчы, килеп, аны нинди шартларда асравыбызны, нәрсәләр ашатуыбызны карап китәләр. Без исә көчебезне кызганмыйбыз. Тиешенчә карап, ашатып кына торабыз. Малны никадәр яхшы тәрбияләсәң, керемне дә шулкадәр аласың. Ферма янында гына 20 гектар җиребез бар, шунда печән әзерлибез. Быел кредитка яңа трактор алдык. Киләчәктә грант оту турында хыялланабыз. Бәлки, Линар Закиров ярдәм итә алыр бу өлкәдә дип, өметләнеп торабыз. Грант ота алсак, 30 баш савым сыер сатып алу турында планлаштырган идек. Шуның өчен ферманы да зурайттык быел, - ди Сергей Рассохин.

Сергей Рассохин кебек терлекчелек белән ныклап торып шөгыльләнүчеләр шактый безнең районда. Һәркайсының уңышка ирешү серләре, үз юлы бар. Батыр авылында 2012 елда үз эшен башлап җибәргән Марат Ситдыйков бүгенге көндә сөт җитештерү белән шөгыльләнә. 60 баш мөгезле эре терлекнең 31е - савым сыеры. Грант отып, сыерлар өчен яңа ферма да төзеп куйган. Тирә-якта чиста, коры, хайваннарга тиешле шартларның һәммәсе тудырылган. Көненә сыерларның һәрберсе 15 литр сөт бирә икән.

Терлекчелек белән шөгыльләнү җиңел, чыгымсыз эш түгел. Малларны азык белән тәэмин итеп тору да фермерларга авырга төшә. Ашлык, печән кыйммәт. Шулай булса да, алар бирешми. Малларны асрап, карап тору өчен Марат Ситдыйков параллель рәвештә үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә: солы, бодай, арпа үстерә.

- Нинди проблемаларыгыз бар, эшегездә кыенлыклар килеп тумыймы? - дип кызыксынды Линар Закиров.

- Сөт тапшырып көн күрәбез инде. Зур акча артыннан кумыйм алай. Минем өчен әлеге эшем, кәсеп итү белән бергә, мавыктыргыч, күңелгә ятышлы шөгыль дә әле. Тик менә яз килеп җитте, шул бераз кәефне боза. Ферма янына керү юлы начар безнең. Яңгырлар ява башласа, юл сазлыкка әйләнә. Фермерларга ярдәм итү юлы юк микән? - ди Марат.

- 2017 елда мал фермалары янына юл салу программасы эшли, сезне шул программага кертергә тырышырбыз, - дип өметләндерде аны район башлыгы.

Фермерлык белән шөгыльләнүчеләр - районның тоткасы дисәм, ялгыш булмас. Таркалып, бушап калган авыл фермаларын төзекләндереп, яңаларын төзеп, терлек асраучы фермерлар гади эшмәкәрләр генә түгел, авыл тормышына яңа сулыш өрүчеләр, эш бирүчеләр дә әле.

Әлбәттә, фермер булу, үз хуҗалыгыңны тоту - авыр, тынгысыз һәм чыгымлы хезмәт. Шулай да, тырышып, күптөрле авырлыкларны хәл итә-итә эшләүчеләргә сокланмый мөмкин түгел. Крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештергән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен авыл, район халкы гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә яратып, көтеп алалар. Фермерларның ярдәме белән авыл хуҗалыгы тармагы үсеп китәр, ныгыр дияргә нигез бар. Ә фермерларга ярдәм кулы сузарга әзерләр. Бигрәк тә безнең Татарстанда.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: