Бөгелмә авазы

Фермер хуҗалыкларында эш кайный

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов Кодаш һәм Ключи авыл җирлекләрендәге фермер хуҗалыкларында булды. Җитәкчеләр белән очрашу вакытында башлык, иң беренче чиратта, сөт савып алуның торышы белән кызыксынды.

Марина КОЛЕСНИКОВА, хакимиятнең
матбугат хезмәте җитәкчесе.
Автор фотосы.

Шәһәр мэры, иң башлап, "М.Җәлил исемендәге" хуҗалыктагы товарлыклы-сөт һәм дуңгыз фермалары белән танышты. Бүгенге көндә биредә 1041 баш мөгезле эре терлек, 2408 баш дуңгыз, 197 баш ат асрала. Агымдагы елның 11 аенда 1135 тонна сөт савып алынган һәм 266 тонна ит җитештерелгән. Бер сыердан көненә уртача 9,9 килограмм сөт савыла.

Ключи авыл җирлегендәге "Рассвет" җәмгыятендә исә 450 баш мөгезле эре терлек бар. Гадәттә, кышын сөт савып алуның якынча 30 процентка кимүенә дә карамастан, биредә бер сыердан тәүлегенә 13 килограммга якын сөт савып алалар. Хуҗалык ветеринары Елена Токарева сүзләренә караганда, югары күрсәткечләргә малларның яхшы азык белән тәэмин ителүе нәтиҗәсендә ирешелә. Сенаж, печән, салам, комби азык, шикәр чөгендере түбе - югары савымга ирешергә мөмкинлек бирүче рациональ балансланган азыклар менә шулар. Терлек караучыларның үз эшләрен җиренә җиткереп башкаруы да югары күрсәткечләргә илтүче мөһим бер адым булып тора. Бүгенге көндә биредә 22 авыл хезмәтчәне эшли.

"Рассвет" хуҗалыгы җитәкчесе Валерий Токарев исә көченнән килгән кадәр фермер хуҗалыгын үстерү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә. Ул, иң беренче чиратта, сыер абзарын реконструкцияләүне үз алдына бурыч итеп куйган. Бүгенге көндә сөт савып алу җиһазлары - сатып алыну этабында. Аларны Ижевск шәһәреннән кайтарачаклар. Төзекләндерүдә ярдәмне аңа күрше предприятие дә күрсәтә - күп кенә бүлмәләргә Ключи фабрикасы ишекләре куелган. Ә тәрәзәләрне шәһәрдән китерәчәкләр - алар бала тудыру йортындагы иске тәрәзәләр.

Илдус Касыймов фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә югары бәя бирде. Аның сүзләренә караганда, алар башкарган эшне, ирешелгәннәрне башкаларга да үрнәк буларак күрсәтергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: