Бөгелмә авазы

"Эшлекле дүшәмбе" утырышында ишегалларыннан кар чыгармау һәм язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләре каралды

Көтеп алынган яз мәшәкатьләре Язга керүгә карамастан, кар мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. "Кардан чистартырга кирәк" - бу халык контроле сайтында иң күп очрый торган фраза. Шәһәр мэры Линар Закиров "Эшлекле дүшәмбе" утырышы барышында әлеге мәсьәләне күтәрми кала алмады. Зарларның күпчелеге ишегаллары һәм җәяүлеләр юлына юнәлдерелгән. Беренче проблема буенча Торак-комуналь...

Көтеп алынган яз мәшәкатьләре

Язга керүгә карамастан, кар мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. "Кардан чистартырга кирәк" - бу халык контроле сайтында иң күп очрый торган фраза. Шәһәр мэры Линар Закиров "Эшлекле дүшәмбе" утырышы барышында әлеге мәсьәләне күтәрми кала алмады.

Зарларның күпчелеге ишегаллары һәм җәяүлеләр юлына юнәлдерелгән. Беренче проблема буенча Торак-комуналь хуҗалыгы департаменты директоры Ринат Манасыйпов җавап тотты. Кайбер идарәче компанияләр карны балалар мәйданчыгына өя барган. "Бу - варварлык. Без ел саен аларны яңарту өстендә эш алып барабыз, күпме акча түгәбез. Әлеге күренеш идарәче компанияләрнең мәгънәсезлеге", - дип белдерде шәһәр башлыгы Линар Закиров. Ишегалларында кар җыелуның сәбәбе аларны чыгарыр урын булмауда, дип белдерде Ринат Манасыйпов. Бу сүзләрдән соң игътибар шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конковка юнәлде. Бу мәсьәлә тиз арада чишелгән булырга тиешлеген Линар Закиров катгый җиткерде.

Икенче дәрәҗәдәге юлларның торышы да бөгелмәлеләрдә канәгатьсезлек тудыра. "Грейдерыбыз ватылган иде", - дип белдерде Сергей Бутылин, "Чистый город" җәмгыяте директоры. Аларга колея проблемасын юк итү өчен бер атна вакыт бирелде.

Тиздән чәчү сезоны

Бөгелмә районы язгы чәчүгә әзерме? Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Имәгыйлев җиткерде.

Нәкъ менә бүген кыр эшләренә әзерлек бар куаткә барырга тиеш. Республиканы, районны азык-төлек белән тәэмин итү мөһим урын били, шуңа күрә дә техника, чәчү культуралары, ашламалар барысы да бүген әзер булырга тиеш.

Чәчү мәйданының структурасы формалаштырылган. Быел районда чәчүлек җирләре 61 740 гектарга тигез. 32 013 гектарга бөртекле культура, 10 878 гектарга техник культура һәм 3 103 гектарга терлек азыгы чәчү планлаштырылган. Быел басым югары маржиналь культураларга биреләчәк. Кукуруз, рапс һәм көнбагыш чәчү мәйданының 18 процентын алачак.

9 мең гектар җиргә уҗым чәчелгән, бу күрсәткеч, 2016 елгыга караганда, күпкә югары. "Ләкин утырткан вакытта дымлылык аз булды, шул сәбәпле алар үсеп китә алмый калгандыр дигән курку бар. Шуңа күрә язгы чәчү 2 мең гектарга артачак, ә бу, үз чиратында, өстәмә чыгымнар дигән сүз", - дип белдерде Илдар Исмәгыйлев.

Авыл хуҗалыклары алдында зур бурычлар тора: уҗымнарны карау, язгы чәчү, аларны саклап үстерү һәм парны контрольдә тоту. Әлеге эшләрнең башкарылу дәрәҗәсеннән финас күрсәткеченең нәтиҗәлелеге тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: