Бөгелмә авазы

“Энҗе бөртекләре” бәйгесендә катнашмый калмагыз

Хөрмәтле укучылар, урта һөнәри белем бирү йорты студентлары, "Бөгелмә авазы" газетасында традицион "Энҗе бөртеге" бәйгесе уза. Быел аның темасы, 2017 елның Россиядә "Экология һәм махсус саклаулы урыннар елы" һәм Татарстанда "Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы" дип игълан ителүгә бәйле рәвештә, "Җир-Ананы рәнҗетмик!" дип атала. Бәйгенең максаты: укучыларның матбугат чарасы белән...

Хөрмәтле укучылар, урта һөнәри белем бирү йорты студентлары, "Бөгелмә авазы" газетасында традицион "Энҗе бөртеге" бәйгесе уза. Быел аның темасы, 2017 елның Россиядә "Экология һәм махсус саклаулы урыннар елы" һәм Татарстанда "Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы" дип игълан ителүгә бәйле рәвештә, "Җир-Ананы рәнҗетмик!" дип атала.

Бәйгенең максаты: укучыларның матбугат чарасы белән элемтәсен ныгыту; мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен арттыру; тел байлыгын һәм тасвирлап бирә белү сәләтен үстерү һәм, әлбәттә, экологик проблемаларга игътибарны юнәлтү.

Язмалар электрон вариантта да, язмача да кабул ителә. Яхшы дип табылганнары газета битендә урын алачак.

Бәйгегә йомгак апрель аенда, Тукай туган көндә - Туган тел бәйрәмендә ясалачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: