Бөгелмә авазы

Еллык нәтиҗәләрне уңай дип бәяләргә тулы нигез бар

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Рөстәм улы ЗАКИРОВ белән әңгәмә ­- Линар Рөстәмович, хәерле көн! Безнең белән әңгәмә уздырырга ризалашуыгыз өчен рәхмәт. Беренче сорау - Бөгелмә 2016 елда ничек яшәде? Еллык нәтиҗәләрне ничегрәк бәялисез? - Бердән, 2016 ел начар булмады. Моның шулай икәнлегенә мин хәзер сезне дә...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Рөстәм улы ЗАКИРОВ белән әңгәмә

­- Линар Рөстәмович, хәерле көн! Безнең белән әңгәмә уздырырга ризалашуыгыз өчен рәхмәт. Беренче сорау - Бөгелмә 2016 елда ничек яшәде? Еллык нәтиҗәләрне ничегрәк бәялисез?

- Бердән, 2016 ел начар булмады. Моның шулай икәнлегенә мин хәзер сезне дә ышандырырга тырышырмын. Еллык эшчәнлек нәтиҗәләрен уңай дип бәяләргә тулы нигез бар. Әйтик, гыйнвар - октябрь айларында рейтинг буенча безнең шәһәр 45 район арасында 17 нче урынны били. Бөгелмә район бюджетына үз керемнәребез буенча 9 айлык план үтәлде. НДФЛ, җир салымы, җир арендалаган өчен керемнәр артты һәм барлыгы 800 миллион сумнан күбрәк булды.

Шул ук 9 айда предприятие һәм оешмалар җитештергән продукция, күрсәткән хезмәт, эшнең тулаем күләме - 33,2 миллиард сумлык. Төп промышленность предприятиеләренең сәнәгаи җитештерү индексы 101,7 процент тәшкил итте.

Икътисадта да уңышлар бар. Шул ук вакытта әле җиң сызганып эшлисе эшләр дә җитәрлек - агропромышленность комплексында мәсәлән, гәрчә бу өлкәдә дә җитди алга китеш сизелсә дә. 2016 елда тантаналы төстә "Племпродукт" җәмгыятен ачтык. Аның эшчәнлеге - инкубация йомыркалары җитештерү. Бу - 6 миллиардка якын сум белән бәяләнә торган җитди инвестиция проекты. Елына 120 миллион данә йомырка җитештерәчәк. Салымнарны арттырырга да, 400дән артык кешегә эш урыны булдырырга да мөмкинлек бирәчәк урын бу.

- Узып баручы елда ниләр эшләү мөмкин булды?

- Барлык республика һәм федераль программаларын да вакытында төгәллибез. 2016 ел бездә яңа объектларны төзү, реконструкцияләү, сафка кертү дигән баш астында узды. Мисал өчен, 2 нче лицей бассейны 8 ел инде реконструкцияләүгә мохтаҗ иде. Президентыбыз Рөсәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән ул торгызылды, яңартылды. Моннан тыш, яңа спорт объектын - Көрәш сараен төзүгә керештек. Объект Ленин урамында, "Факел" спорт клубы янында булачак. Ул берничә сменада шөгыльләнергә мәҗбүр булган спорт мәктәпләренә эшне җиңеләйтәчәк. Ниһаять, "Юность" комплексындагы бассейнны реконструкцияләүгә керештек. Иске учреждениеләрнең берсе буларак, вакытында ремонт башкарылмау сәбәпле, бина яраксыз хәлгә килгән булган, хәзер инде яңа проект әзерләдек, эшне "нуль"дән башлыйбыз. Бассейн җәйгә ишекләрен ачар дип ниятлибез.

Болардан тыш, 2016 елда 4нче мәктәп янкормасы сафка кертелде. Анда урын җитмәү үзен бик сиздерә иде. Ашханә, спорт залы, актлар залы канәгатьләнерлек хәлдә түгел иде. Озакка сузылды - 6 ел төзелде ул янкорма. Хәер, аны янкорма дип әйтергә тел дә әйләнми, бөтен җиһазлары булган өр-яңа мәктәп кебек. ул мәктәп безгә медалистларны күп әзерләр әле дигән өметтә калабыз.

Ә тагын без җәмәгать урыннары дип саналган җирләргә дә җитди игътибар бирдек. Андый урыннар шәһәр халкы өчен гаять зур әһәмияткә ия. Талантлы архитекторларны җәлеп иттек, алар безнең сулыкны яңартуда проектлаудан башлап, эшләр төгәлләнгәнче ярдәм иттеләр. Су буенда кешеләрнең күп йөрүен күрү миңа бик рәхәт. Әле бу реконструкцияләүнең беренче этабы гына. Алдагы елда эшләр тагын дәвам иттереләчәк әле.

- Шәһәр башлыгы буларак, сезнең каршыда торган төп бурыч нинди?

- Төп бурыч - кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Буш сүзләр түгел бу. Минем бурыч - шәһәрне ямьле, уңайлы итү. Лейтмотив - яшьләр сәясәтен яхшырту. Озак еллар дәвамында Татарстан Республикасында иң яхшы белем алган талантлы яшьләребез (Бөгелмә районы белем сыйфаты ягыннан республика муниципаль берәмлекләре арасындагы рейтингта икенче ел инде лидер булып бара) илнең иң дәрәҗәле югары уку йортларына керәләр, ә аннары эшләргә һәм яшәргә башка шәһәрләрдә калалар. Акыллы яшьләрнең читкә китүе безнең шәһәр торышында да чагыла. Минем бурыч - талантлы яшьләрне Бөгелмәгә тарту, кире кайтару. Биредә дә яхшы, ямьле, уңайлы икәнне аңлый башлауга, кайтачаклар алар.

- Парк, фонтан, сулык ачылды. Бу объектларны саклау, контрольлек итүне кем башкарырга тиеш?

- Чыннан да, бу хәзер безнең өчен көнүзәк мәсьәлә булып тора. Һәр эштә дә күпмедер дәрәҗәдә тәвәккәллек сорала. Җәмәгать урыннарын карап тоту, чистарту, җыештыру безгә шактый зур нагрузка, чөнки моның өчен өстәмә акча каралмаган. Җитмәсә, ни кызганыч, вандализм күренешләре дә булгалап тора. Кабахәтләрчә кыланган кешеләрне берничек аңлый да, аклый да алмыйм. Кешеләргә шәһәрне төзекләндерүнең катлаулы, озак эшләнә торган четерекле эш икәнелген ешрак исләренә төшереп торырга кирәктер, мөгаен. Һәрбер адым зур кыенлык белән бирелә бит. Урамда вандаллар булганда (андый бәндәләр турында башкача әйтеп булмый, тупас яңгыраса да, аларны башкача атарга вөҗданым кушмый), бөтен тырышлыклар бер мизгелдә юкка да чыга. Матур коймалар, яңа гына матур итеп ремонтланган йорт-бина стеналары, су буендагы утыргычлар, чүп савытлары, яңа тукталышлар - вандаллар һөҗүме объектларының бер өлеше генә әле бу. Мондый проблема бер бездә генә дә түгел анысы. Һәм ул проблеманы чишү юллары да бар. 2017 ел ахырына кадәр Бөгелмәдә "куркынычсыз шәһәр" ("Безопасный город") проекты гамәлгә ашырылачак. Системаның төп бурычы - җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын саклауны тәэмин итү, антисоциаль күренешләргә киртә кую, стратегик яктан мөһим саналган һәм социаль объектларны саклауны көчәйтү, кискен хәлләр туган очракта, куркыныч янавы турында халыкка актуаль мәгълүматны җиткерүне тизләтү. Әмма боларның барысыннан да тыш, балаларыбыз өчен иң мөһиме - ата-ана тәрбиясе. Кеше хезмәтен бәяләргә, хөрмәт итәргә өйрәтү зарур аларны.

- Линар Рөстәмович, быел Сез Татарстанда Авыр атлетика федерациясе президенты итеп сайландыгыз. Моңа бәйле рәвештә, алдагы елда Бөгелмәдә бу спорт төренә бәйле нинди үзгәрешләр булыр дип көтелә?

- Шәһәребездә спорт тардицияләренең бик көчле булуы турында әйтеп узар идем мин. Олимпия чемпионы Николай Колесников, чаңгычы Ольга Данилова, грек-рим көрәше, авыр атлетика буенча танылган спортчыларыбыз күп, хәзер инде йөзү буенча Дөнья чемпионыбыз - Саша Красных бар. Бөтен шәһәребез, районыбыз горурлыгы алар. Без спорт буенча Татарстанда җитди көч булып торабыз. Шуңа күрә дә ТР Авыр атлетика федерациясенә җитәкчелек итәргә дигән тәкъдим булгач, бу эшкә бик теләп тотындым. Без бик җентекләп Уставны өйрәнәбез, карыйбыз, тренерлар составы турындагы мәсьәләне җитди тикшерәбез. Процесска кереп киттем инде, туктарга җыенмыйм. Ә нәтиҗәләр турында соңрак сөйләшергә, эшне дә шунда бәяләргә мөмкин булыр.

- Җәй башында шәһәребездә эшмәкәрләрнең республика обмудсмены һәм Сезнең белән очрашуы бик тә эмоциональ дәрәҗәдә, кызу бәхәсләр белән узган иде. Бу вакыт эчендә ниләр үзгәрде, эшмәкәрләрнең проблемалары ничегрәк хәл ителә?

- Чыннан да, ул очрашу күп яклап шәһәр өчен олы вакыйга булган иде. Сөйләшү нәтиҗәләре безнең власть белән бизнес арасындагы мөнәсәбәткә бәйле күп тәкъдимнәребезне раслады һәм эштә аеруча мөһим нәрсәләргә игътибар юнәлтергә мөмкинлек бирде. Эш шунда ки, бизнес-берлеге белән аралашу төрле вакытларда төрлечә барды, уртак тел табарга тырышулар булды, әмма, кирәклеген бик яхшы аңласак та, мондый форматта йөзгә-йөз очрашканыбыз юк иде әле. Очрашуга әзерләнгәндә, һәркемнең күңелендә "кайнаган" авыр сораулар биреләчәген, сөйләшүнең кискен барачагын да чамаладык, шуңа күрә дә очрашуга районыбызның барлык служба, ведомство һәм учреждениеләре вәкилләрен дә чакырдык.

Сорауларның күпчелегенә очрашу вакытында ук җаваплар яңгырады, ә аеруча катлаулы сорау-проблемаларны соңракка калдырдык һәм алар хәл ителде дә. Үткәргән чара нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эшмәкәрләрне илдәге икътисадый хәлдән дә бигрәк, җирле хакимият тарафыннан ишетү-яклау таба алмау чыгырдан чыгара икән. Шуңа күрә дә хәзер, айга ким дигәндә ике тапкыр, мин сораулары булган эшмәкәрләрне кабул итәм. Проблемаларны шунда ук чишәргә тырышабыз, кызыклы инициативаларны хуплап, теләктәшлек итәбез.

Моннан тыш, хөрмәтле эшмәкәрләрнең исенә төшерәсем килә: безнең районда эшмәкәрлекне үстерү советы да эшли, ул исә, аның эшендә катнашу, тәкъдимнәр кертү мөмкинлеге биреп, һәр бизнесмен өчен үзенчәлекле вәкаләтле орган булып тора. Хәзерге көндә совет составы шактый ук яңартылды, ә эшчәнлеге хакимият белән бизнес арасында үзара аңалашу һәм теләктәшлек вәзгыяте булдыруга юнәлдерелгән. Гомумән, эшмәкәрләр белән берьюлы аралашу форматын без уңышлы гамәл дип таныдык, киләчәктә дә мондый очрашуларны даими уздырырга ниятлибез.

- Шәһәрдәге теләсә кайсы проблема сәгате-минуты белән социаль челтәргә чыга, газета укучылар Сезне еш кына төрле бәлаләр өчен гаеплиләр дә. Андый тәнкыйтькә мөнәсәбәт ничек?

- Район башлыгы, шәһәр мэры булып сайланганда, нинди эшкә алынганымны мин бик яхшы белдем. Минем аңлы төстәге адымым бу. Күпме кеше булса, фикер дә шуның кадәр, бар кешегә ярап бетеп тә булмый. Социаль челтәрләрне без даими карап барабыз, хакимиятнең матбугат хезмәте социаль челтәрдә, интернетта, медиа-мәйданда нинди яңалыклар булуы турында мәгълүматны биреп тора. Шәһәрдәшләрнең тәнкыйте кайвакытта эштә ярдәм итеп куя, территорияләрне чистарту, асфальт түшәү кебек нәрсәләрне тизрәк хәл итәргә тырышабыз. Кайвакытта, минемчә, тәнкыйть конструктив булып бетмәскә дә мөмкин, әмма кешеләргә бит хисләрен, әйтергә теләгәннәрен кайдадыр чыгарырга кирәк. Ә интернет бу җәһәттән бик кулай нәрсә. Бернинди шелтәм дә, үпкәм дә юк. Бер генә теләгем бар - кешеләр сабыррак булсыннар, эшлекле тәнкыйть чиген узып, мәсхәрәләүгә кадәр барып җитмәсеннәр иде. Менә анысы инде күңелле әйбер түгел, кешенең тәрбиясезлеген генә күрсәтә ул. Әлбәттә, һәр фикергә урын бар. Әмма андыйларын мин авыр кичерәм. Һәрхәлдә шәһәрдәшләремнең һәр проблемасын аңларга тырышам, аларны хәл итәсем килә. Моңа кадәр шулай эшләдем, эшлим, эшләячәкмен дә.

- Сәяси эшлеклеләрдән күңелегезгә кем якын?

- Атап караган аерым бер кешем юк. Җыелма образ бар. Бүгенге көндә ТР Президенты командасының һәр звеносы югары профессиональ, бик тә зыялы һәм гыйлемле җитәкчеләрдән тора. Бу командада булганда туктаусыз алга хәрәкәт итәсе, заман белән бер адымда атлыйсы, кешеләр хакына мөмкин булганнан да күбрәкне эшлисе килә. Рөстәм Миңнеханов менә шундый тон бирә безгә.

- Идеаль ял көнегез ничек үтә?

- Идеаль ял көнем - гаиләм белән, якыннарым янәшәсендә булган чакта. Тик, андый көннәр сирәк эләгә шул. Эшкә киткәндә минекеләр әле йоклап кала, эштән кайтканда алар инде йоклаган була. Якыннарымның, газиз кешеләремнең тормышы, ни кызганыч, шулай минем өчен читтәрәк, сизелмирәк үтеп бара.

- Шәһәрдәшләргә - Яңа ел теләкләрегез...

- Бөгелмәлеләрнең һәрберсенә иминлек, сәламәтлек һәм сабырлык, түземлелек телим. Күңелләрендә булган изге ниятләре гамәлгә ашсын иде. Бернигә карамастан, аякта нык басып торырга, иртәгәсе көнгә тулы ышаныч белән карарга, Бөгелмә дигән зур тату гаиләбездә тынычлыкта, татулыкта һәм муллыкта яшәргә насыйп булсын!

Әңгәмә Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсендә бирелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: