Бөгелмә авазы

Егет булса, шундый булсын!

Армия сафларына көз-ге чакырылыш дәвам итә. Ул 31 декабрьгә кадәр барачак. Бөгелмә районыннан быел 144 егет хәрби хезмәткә алына икән (бүгенге көнгә аларның 122сен хезмәт урыннарына алып киткәннәр инде). Шулар арасында ике авылдаш егетебез дә бар.

Әле шушы көннәрдә генә Гайсиннар гаиләсе ике игезәк уллары - Гөлүс белән Илүсне армиягә озатты. Егетләргә - хәерле сәфәр, илебез алдында булган бурычларын намус белән үтәп, авылыбыз данына тап төшермичә, исән-имин хезмәт итәргә булсын. Аларны зур кыенлыклар белән ялгыз үстергән, тәрбияләгән әниләре Фәнзиләгә сөлектәй ике улын бер елдан соң шатланып каршы алырга язсын.
Егетләрне озатырга туганнары, дуслары, күрше-тирә җыелды. Алар арасында армия сафларында инде хезмәт итеп кайткан күрше егете Ленар Нурисламов та (рәсемдә) бар иде.

Бу асыл егет белән тулырак таныштырып китим әле. Фәндәс Нурисламов белән Наилә ханымның уллары ул. Аңа 22 яшь, нибары 22 яшь... Кечкенәдән ул үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы, максатчанлыгы, практик акылы белән аерылып торган. Әле балалар бакчасына йөргәндә үк Сабан туе мәйданында көрәшчеләр яныннан алып китеп булмый торган булган аны. "Әти, мин зур үскәч, менә күрерсең, Илдар абый Шиһапов кебек көчле, батыр булачакмын!" - дигән сабый. Нәни кулларына ак, шадра сөлге тотып, бик иртә чыккан ул бил алышырга. Яшьтәшләре белән көрәшкәндә җиңүләр дә, җиңелүләр дә булгандыр, билгеле. Ләкин үҗәтлек, татлы җиңү хисенә омтылу үзенекен иткән. Табигатьтән, ата-анасыннан күчкән сәламәтлек, физкультура белән үзлегеннән даими шөгыльләнү: җәен йөгерү, кышын исә чаңгыдан төшмәү нәти-җәләрен дә күрсәтә башлаган. Менә инде ул - Кодашта яшьләр арасында Сабан туе батыры! "Улым, тауга карап, тау булмассың, үзәнгә карап, үзең булып кала бел, тырыш, бирешмә, егылганда да алга карап егыл!" - дип өйрәтә аны ул вакытта хуҗалыкта мал табибы булып эшләүче әтисе.

Техника "җене" дә кагылган була ир балага. Ул атасының арбалы "матае"н көненә әллә ничә сүтеп, җыя ала. Болардан тыш, урамда табылган, кемнәрдер адаштырган, ташлаган кечкенә песи балаларын сарайга алып кайтып, пипеткадан җылы сөт эчертеп дәвалаган, караган да әле ул.
Мәктәпне тәмамлап, Бөгелмә һөнәри-педагогик көллияттә укыганда күптөрле спорт ярышларында катнашып, район күләмендә алдынгы урыннар яулаган егетне 2010 ел азагында армиягә алалар. Төрле махсус сынаулар үткәргәннән соң, ату буенча район чемпионы икәнлеге дә ачыклангач, егетне Чиләбе өлкәсендәге атом үзәгенә спецназ отрядына билгелиләр. Анда билгеләнү бер хәл, әле бит күпме биремнәр үтәргә, әллә нинди сынаулар аша узарга, үзеңнең физик яктан да, рухи яктан да көчле икәнлегеңне раслый белергә дә кирәк.

Сынауларга әзерлек 6 ай буе барган. Яшь солдатлар гади формадан йөргән, чөнки, Устав буенча, спецназовец формасы аны кияргә лаеклы булуларын раслаганнарга гына рөхсәт ителгән. Урысчалап әйткәндә, отрядта "дедовщина" булмаган. Алар бердәм, ярдәмчел, бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп, хезмәт иткәннәр. Ләкин шулай булса да, казармада язылмаган, тик һәркем белә торган закон хакимлек иткән. Бу махсус форманы үзең кияргә лаек булмыйча, башкаларныкын тотып карарга да (киеп карау турында сүз дә юк инде) ярамаган. Әгәр яшь солдаттан өлкәне тумбочкада торган формасын алып бирүен сораса, аны тумбочкасы-ние белән күтәреп алып килергә тиеш булган беренчесе.

Реклама

Менә, ниһаять, сынаулар көне. Озак тукталып тормыйча гына алар турында шуны әйтә алам (ул балаларны ничек әзерләгәннәрен киноларда бераз күргән бар бит инде): урман-сазлыклар аша тулы сугышчан әзерлектә йөгерү дисеңме, янгын эчен-дә әллә нинди биремнәр үтәү дисеңме, кыенлыклар сукмагын узу дисеңме, махсус гимнастик биремнәр башкару дисеңме - чыдасыннар гына балакайлар. Шуның өстенә, кулда - автомат һәм бары бер патрон. Сынаулар ахырында мишеньгә атарга кирәк ул. Әгәр коралыңны пычратмыйча саклап үтә алсаң барлык кыенлыкларны, автоматтан атып була мишеньгә, ә юк икән, ул сине "төп башына" утырта да куя инде - атмый гына бит эченә пычрак тулган корал. Димәк, солдат та биремен үти алмаган санала һәм, алдагы этапларга уза алмыйча, төшеп кала.

Беренче этапны уңышлы узганнарга самбо ысулларын кулланып көрәшү, бәргәләшү башлана. Син - берүзең, ә сиңа каршы - ике өлкән хезмәттәшең. Яшьтән көрәшеп үскән Кодаш егете аягында нык тора (төшкән ике тешне, яңактагы, тәндәге күгәргән урыннарны санамаганда) һәм, ниһаять, менә ул күпме тырышлыкларның нәтиҗәсе: безнең Ленарда - спецназовец формасы һәм зәйтүн берет! (Рәсемдә ул - иптәшләре белән). Аны тантаналы төстә тапшыралар.

Армиядә хезмәт иткәндә Ленар берничә мәртәбә ату буенча ярышларда катнашып, призлы урыннар ала, спорт белән шөгыльләнү һич тукталып тормый. Шу-
ның нәтиҗәсе буларак, Ленар Нурисламов - Кодашның 2013 елгы Сабан туе батыры! Мәйданда халык аңа гөрләтеп кул чапты, җиңүе белән тәбрикләде. Зур тәкәне җилкәсенә салып, егет мәйдан әйләнде. Бүләккә, тәкәгә өстәп, дәү телевизор да бирелгәч, авыл халкы зур канәгатьлек белән: "Афәрин, Ленар!" - диде.

Авылда әти-әнисе белән яши көрәшче егет. Апасы Казан каласында эшли. Армиядән кайткач, укуын да тәмамлый егет, өстәмә курслар да бетерә. Аллага шөкер, эшләргә менә дигән эше дә бар алтын куллы егетнең. "Күзләр генә тимәсен үзенә!" - дип аралаштым мин аның белән. Авылда менә шундый яшьләр булганда, аның киләчәге өчен тыныч өлкән буын кешеләре.
"Балаларыма бәхет, тәүфыйк бир, пар канатлы ит, күңелләренә игелек бир", - дип сорыйм мин Ходайдан", - ди Ленарның әнисе.
"...Чәчкәнең хуш исе җил уңаена тарала бит, ә игелекле кешенең матур исеме җилгә бирешми - төрле якка тарала. Бүгенге көндә олыны - олы, кечене кече итеп, сәламәт булып, эшләп көн күрәләр балаларым. Хә-зергә, Аллага шөкер, ил-көн алдында йөзебезгә кызыллык китергәннәре юк. Ата-анага шуннан да зур куаныч бармы икән ул!" - дип тәмамлады безнең әңгәмәне Ленарның әнисе Наилә ханым.
Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
/Фотолар - гаилә альбомыннан/.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: