Бөгелмә авазы

Егерме елдан соң очрашу...

Инде вәгъдә ителгәнчә, 4 декабрь көнне Татар мәдәният үзәгендә Мөслимдә яшәп иҗат итүче олпат язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Миңнәхмәт улы Садриев белән очрашу узды. Авторның үзе әйтүенчә, Бөгелмәгә егерме ел килгәне булмаган икән инде...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Габит Хәсәнов фотолары.

Әнкәй дигән бөек затка, кешелеклелеккә һәм гаделлеккә мәдхия дип аталырга хаклы булган, тик шушы хакыйкатьләр ачы тормыш мисалларында күрсәтелгән бай сюжетлы, тәэсирле һәм һәрбер эпизодында яшәеш тә, табигать күренешләре дә искиткеч осталык белән тасвирланган "Таң җиле" романы ел дәвамында безнең газета битләрендә басылып килде. Шөкер, авторның иҗатына җәлеп итә, ә димәк, матур әдәбиятка күпмедер дәрәҗәдә кызыксыну уята алганбыз булып чыкты - зал тамашачы белән тулы булды: хакимият вәкилләрен-нән алып, оешма-предприятие җитәкчеләре дә, төрле яшьтәге әдәбият сөючеләр дә, китапханәчеләр, укытучылар һәм югары сыйныф укучылары да күп иде. Укытучыларга аерым рәхмәт - мәктәп укучыларын сан өчен дип җыймаганнар, ә татар әдәбияты белән чынлап кызыксына, сөйләшүләрне дә аңлап, тыңлап утыра торганнарын сайлап алып килгәннәр.

Очрашуны Сара Садыйкованың халык җыры буларак танылу алган "Идел суы ага торыр" җыры белән Эдуард Гафиятуллин башлап җибәрде. Тарих төпкелләрен айкап, тамырларда аккан каннарда гына саклана, хәтта үзебез дә аңлап-аңлатып булмый торган милли горурлык хисләрен актарып чыгарган бу моң (җырчының башкару осталыгына - афәрин!) бөтен очрашу барышына тон бирде.

Чыгыш ясаучылар (5 нче, 11 нче, 16 нчы мәктәпләр, Подгорный мәктәбе укытучылары) аеруча танылу алып килгән "Таң җиле", "Бәхетсезләр бәхете" кебек кү-
ләмле әсәрләренә анализ ясап, язучыга барлык тамашачыларны да кызыксындыра торган сораулар бирделәр. Төп геройларның прототиплары автор үзе, әнкәсе, балалары һәм якташлары икәнен белгәч, залда гөж килеп, үзгә бер җылылык дулкыны үтте. "Дөреслек - бар нәрсәдән өс-тен. Гомерем минем дөреслек өчен көрәш булды, ә язганнарым - шуны тасвирлау", - дигән сүзләрнең тамашачы тарафыннан матур сүзләр буларак кабул ителүе түгел, ә аның язучыга ышануы, хуплавы иде бу. Ә инде Фоат Садриевның якташы, газета укучыларыбызга яхшы таныш авторыбыз Ягсуп ага Мортазинның чыгышы, әдипнең гомер юлындагы кызык һәм кызганыч вакыйгалар белән дәлилләп, язганының хаклыгын раславы язучы белән тамашачы-укучы арасындагы күперне тагын да ныгытты. Үзәк китапханә хезмәткәрләре (А. Нуретдинова, И. Төхвәтуллина) оештырган китап күргәзмәсе белән кызыксынучыларның, китапларны сатып алырга, язучының култамгасын куйдырырга теләүчеләрнең күплеге шул хакта сөйли иде.

Әйе, Фоат ага Садриевның язганнары, заман ритмына буйсынып, "Чыкты. Сукты. Екты" кебек сюжетларга корылган "шырдый" телле әсәр түгел. "Вакыйгасы, күренеше күңелгә үтеп керерлек итеп сурәтләп язылмаган әсәрнең тәрбияви көче юк аның. Мин андый язуны тишек парашют белән самолёттан җиргә сикерүгә тиңлим, - ди автор үзе. - Язганымның бер-бер битендә генә дә айлар буе утырырга туры килгән урыннар бар". Менә шуңа күрә җәлеп итә дә инде аның әсәрләре. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә шул. Чыннан да, аның үзе әйткәнчә: "Баштагы уй-фикер онытыла, ә менә йөрәктәге эз онытылмый".

Гаделлек, дөреслек һәм кешелеклелек. Әйе, шушы кыйммәтләргә тугрылык хакында уйлануларга этәрә торган, әмма бу кыйммәтләргә тугры булып калуның безнең җәмгыятьтә, гади яшәү шартларында гаять авыр нәрсә икәнлеген йөрәкләрне тетрәндерерлек чынбарлык мисалларында бик ачык күрсәтә автор. Шуңа күрә дә аның язганнарын укыганда үзеңне ахирәт тормышына әзерлек этабында, хак кыйммәтләргә тугрылык саклауда олы сынау узып, бер баскыч узган кеше кебек хис итәсең (гәрчә, автор үзе әле дин юлында булмавын таныса да).

Очрашу тәмамланып, тамашачы тарала башлагач, Фоат аганың янына барып, 20 елдан соң гына аяк басу насыйп булган Бөгелмә төбәгендәге очрашудан нинди тәэсирләр алуы белән кызыксындым. Әдип бу җылы очрашудан бик мәмнүн булуын әйтте, Бөгелмәдә газета, мәдәният үзәге, китапханә һәм мәгариф хезмәткәрләренең телебезне саклау юнәлешендә бергә эшләүләренә соклану белдерде. Махсус "Бөгелмә авазы" укучыларына изге теләкләрен дә җиткерде: "Сәламәтлек телим. Җаныгыз тыныч булсын. Бар ниятләрегез тормышка ашсын. Бәхетле булыгыз!" - диде ул ихластан.

Рәсемнәрдә: өстә - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай премиясе лауреаты, язучы-драматург Фоат Садриев; Бөгелмә Татар мәдәният үзәге хезмәткәре Гөлгенә Авзалова җырлый; укучыларга - истәлек өчен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: