Бөгелмә авазы

Эдуард концертка дәшә!

Хөрмәтле якташлар! Яраткан җырчыбыз Эдуард Гафиятуллин концерты 28 һәм 29 октябрьдә Татар мәдәният үзәгендә узачак. Рәхим итегез! Күрдегезме? Ишеттегезме? - Эдуард "Моңлы язмыш"ка дәшә. "Аны соң тыңлап кемнәр туйган?" - Шулай дия һәрбер кеше. Сандугач ул, моңлы тавышлы. Ашыгыгыз аны тыңларга. Насыйп ла булсын тирән МОҢны Күркәм залда алкышларга. Чәчәк,...

Хөрмәтле якташлар! Яраткан җырчыбыз Эдуард Гафиятуллин концерты 28 һәм 29 октябрьдә Татар мәдәният үзәгендә узачак. Рәхим итегез!
Күрдегезме? Ишеттегезме? -
Эдуард "Моңлы язмыш"ка дәшә.
"Аны соң тыңлап кемнәр туйган?" -
Шулай дия һәрбер кеше.
Сандугач ул, моңлы тавышлы.
Ашыгыгыз аны тыңларга.
Насыйп ла булсын тирән МОҢны
Күркәм залда алкышларга.
Чәчәк, алкышлар белән хуплап,
Кушылыйк, әйдә, без кичәгә.
Бездән алып көч һәм дәрманны,
Сөендерер ул киләчәктә.
Бәйрәмдә тоярсыз зур хисләр,
Чын талантның назлы тавышын.
Йөрәккәйләребез сафланыр
Тыңлагач шул язмыш сагышын...
Дамир АЙЗАТУЛЛОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: