Бөгелмә авазы

"Единая Россия"партиясенең мобиль кабул итү бүлеге – Бөгелмәдә

8 август көнне Бөгелмә муниципаль районында "Единая Россия" партиясенең мобиль кабул итү бүлеге эшли башлады. Бер ай эчендә ул районның 6 торак пунктында: Вязовка, Акбаш,Кодаш, Яңа Сумароково, Карабаш, Подгорный авыл җирлекләрендә булган. 9 сентябрь көнне исә мобиль автобус Бөгелмә шәһәрендә һәм Кече Бөгелмә авылындагы халыкны кабул итте. Исегезгә төшерәбез, "Единая...

8 август көнне Бөгелмә муниципаль районында "Единая Россия" партиясенең мобиль кабул итү бүлеге эшли башлады. Бер ай эчендә ул районның
6 торак пунктында: Вязовка, Акбаш,Кодаш, Яңа Сумароково, Карабаш, Подгорный авыл җирлекләрендә булган.

9 сентябрь көнне исә мобиль автобус Бөгелмә шәһәрендә һәм Кече Бөгелмә авылындагы халыкны кабул итте.

Исегезгә төшерәбез, "Единая Россия"партиясенең мобиль кабул итү бүлеге "Көчле Татарстан - бердәм Россия" проекты кысаларында старт алды. Шул рәвешле республикада берьюлы барлыгы 6 төркем эшләде. Бер ай эчендә алар 370тән артык торак пунктында булган һәм 2700дән артык халык гозерен җыйган.

Без килеп җиткәндә Техника йорты каршында урнашкан мобиль кабул итү бүлеге бар көчкә үз эшен җәелдереп җибәргән иде инде. Кабул итү өстәле артында "Единая Россия" партиясе вәкилләре, районның башкарма комитет җитәкчеләре җыелган. Бөгелмәлеләр махсус ясалган бланкны тутырып, үз зарлары, проблемалары турында әйтә алды.

-- Муса Җәлил урамының 53 нче йортында яшим. Йортыбыз бик таушалган, шуңа карамастан, аны һаман да капиталь ремонт программасына кертмиләр. Менә хәзер "Единая Россия" партиясе вәкилләренә мөрәҗәгать итеп карыйм инде. Бәлки республика программасына кереп булыр. Йортыбыз 1955 елда төзелгән. Түбәсе таушалган, фасады искергән, ә канализациядән килгән шакшы ис турында әйтеп торасы да юк. Ярдәм итәрләр инде дигән өметем бар, -- ди бланк тутырып утырган Евдокия Макарова.Ул күтәреп чыккан проблеманы РФ Дәүләт Думасына депутат булып сайланырга әзерләнгән кандидатларга җиткерәчәкләр. Бу турыда безгә Әлмәт сайлау округы координаторы Евгений Устин хәбәр итте:

-- Без халыкның сораулары буенча анализ ясаячакбыз һәм төп проблемалар турындагы хәбәрне урында ук ноутбук ярдәмендә мобиль кабул итү бүлеге сайтына салып, теркәп барабыз. Шул рәвешле халыкка ярдәм кулы сузабыз инде. Безнең кабул итү бүлегенә теләге булган һәркем мөрәҗәгать итә ала. Бер ай эчендә республиканың көньяк-көнчыгышын урап чыктык, -- ди ул.

-- Авылда халык активрак. Алар балаларга уен, спорт мәйданчыкларын төзүне, мәдәният йортларын, балалар бакчаларын, мәктәпләрне ремонтлауны сорый, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын күтәреп чыга, -- дип сүзне дәвам итә "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлегенең кабул итү пункты җитәкчесе Әлфия Тимаева.

"Единая Россия"партиясенең мобиль кабул итү бүлеге республикада 16 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Төркемнең максаты бер: һәр авыл, һәр шәһәр кешесен ишетергә һәм, аларның проблемаларын чишү юлларын табып, халык инициативасын югары баскычта торучыларга җиткерү. Бөгелмәдән соң мобиль төркем Баулы һәм Ютазы җирлекләренә юл алды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: