Бөгелмә авазы

Догаларны кабул кылсын!

Хөрмәтле Бөгелмә шәһәре һәм районы мөселманнары! Сезнең барыгызны да чын күңелемнән изге Гаид әл-Әдхә - Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Күркәм гамәлләр кылуны, рухи пакьлеккә ирешүне һәм гөнаһлардан арынуны гәүдәләндерүче әлеге олуг бәйрәм Ислам дөньясында зур хөрмәт белән билгеләп үтелә. Бу көнне Җир йөзендәге миллионлаган мөселман халкы, барча кешеләргә миһербанлы,...

Хөрмәтле Бөгелмә шәһәре һәм районы мөселманнары! Сезнең барыгызны да чын күңелемнән изге Гаид әл-Әдхә - Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!
Күркәм гамәлләр кылуны, рухи пакьлеккә ирешүне һәм гөнаһлардан арынуны гәүдәләндерүче әлеге олуг бәйрәм Ислам дөньясында зур хөрмәт белән билгеләп үтелә. Бу көнне Җир йөзендәге миллионлаган мөселман халкы, барча кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булганы өчен тантаналы төстә Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре әйтәләр, хаҗ сәфәре кылалар, корбан чалалар. Бу көндә мөселманнар бергә җыйнала, бер-берсенә туганлык һәм шатлык хисләрен белдерә. Шунысы куанычлы: якын кешеңә ярдәм кулы сузу, үз-үзеңне аямау, игелек һәм гаделлек кебек идеяләр шәһәребез халкы һәм аның кунаклары йөрәгендә, аларның кайсы диндә булуларына карамастан, киң чагылыш таба.
Бу бәйрәм сезнең йөрәкләргә якты өмет, иртәгәсе көнгә ышаныч чаткылары бирсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, яңа рухи көчләр, бәхет һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә барыбызны да үзенең рәхмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән ташламасын! Корбан гаете мөбарәк булсын!
Л.Р. ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: