Бөгелмә авазы

Дәүләт власте һәм җирле үзидарә вәкилләре киңәшә

11 апрель көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте бинасында авыл җирлекләре башлыкларының зона семинар-киңәшмәсе узды.

Мондый чара беренче тапкыр былтыр үткәрелгән һәм сөйләшү гаять дәрәҗәдә файдалы булганлыктан, аны ел саен уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киленгән иде. Шулай итеп, Татарстан дәүләт влас-те органнары белән җирле үзидарәләрне берләштергән Советның, уртак максат куеп, эшне бердәм һәм системалы итеп алып бару юлында матур традициягә нигез салынды дияргә тулы нигез бар.

Очрашуда ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Закир улы Шакиров, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары, территорияләр белән эшләү идарәсе начальнигы Илнур Мәхмүт улы Гарипов, ТР прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Илдус улы Заһидуллин, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Мансур улы Ибәтов, шушы ук министрлыкның РФ субъекты законнары бүлеге начальнигы Майя Александровна Пашкова, ТР финанс министры урынбасары Лариса Борисовна Макарова, ТР энергетика министры урынбасары Тимур Марат улы Акчурин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Михайлович Якушин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Мөдәррис улы Хәнифов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Шаһит улы Мусин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР баш идарәсе начальнигы урынбасары Сергей Валентинович Сергеев, ТР экология һәм табигый ресурслар министры беренче урынбасары Рөстәм Илдар улы Камалов, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Лениногорск һәм Чирмешән районнарыннан муниципаль җирлек башлыклары һәм башкалар - барлыгы 160тан артык кеше катнашты.

Бөгелмә муниципаль райо-ны башлыгы урынбасары Фә-нис Вагыйз улы Мөхәммәтов, очрашуда катнашучыларны сәламләп, мондый әһәмиятле семинар-киңәшмәнең бай тарихлы Бөгелмә төбәгендә уздырылуы юкка гына булмавын, биредә җирле муниципаль берәмлекләрнең бүгенге шартларда эшләү тәртибенең дә шактый югары дәрәҗәдә икәнлеген саннар белән дә-лилләп сөйләде.

М.Шакиров (рәсемдә) үз чыгышын республикадагы муниципаль берәмлекләр каршында торган бурычларны ачык-лаудан башлады. Республикабызда барлыгы 974 муниципаль берәмлек булып, Татарстанның Россиядә иң зурысы икәнен, алдагы эш программасының да шуннан чыгып, VI съездда Президентыбыз Р.Миңнеханов ясаган чыгышка нигезләнүен, 57 пунктны үз эченә алуын әйтеп үтте. "Без барлык органнар белән дә хезмәттәшлек итәргә тиеш, чөнки һәммәбез дә Россия гражданины мәнфәгатьләрен күздә тотып эшлибез. Моның өчен электрон элемтә чараларыннан да актив файдаланырга кирәк, Татарстанның төп уңай үзенчәлекләренең берсе шул", - диде ул.

Муниципаль бурычларны хәл иткәндә, төрле ведомстволар белән хезмәттәшлек итүгә йөз тотып, тарихи-табигый үсеш юлыннан тайпылмыйча, бар мәсьәләләрне дә тыныч юл белән, сөйләшүләр-килешүләр аркылы хәл итүнең отыш-лы булуын ассызыклады. Вакыттан һәм бар булган ресурслардан нәтиҗәле файдалану һәм, чыннан да, гражданнар файдасына эш алып бару өчен, беренче чиратта, хокукый-норматив документларның тиешле дәрәҗәдә рәсмиләштерелгән булуы төп шартларның берсе икәнлегенә басым ясады.

Гомумән, бу тема семинар-киңәш-мәнең башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып барды, чыгыш ясаучылар һәммәсе дә диярлек үз юнәлешендә Россия һәм Татарстан законнарында булган яңалыклар белән таныштырды; Юстиция, Финанс министрлыклары вәкилләре яңа норматив актларны сайттан ничек табарга икәнен, моның өчен авыл җир-лекләре башлыкларына тапшырылган ноутбуклардан актив файдаланырга кирәклеген әйттеләр (сүз уңаеннан: муниципаль совет тарафыннан 13 номинация буенча ел саен уздырыла торган бәйгегә яңа пункт - муниципаль җирлек башлыкларының үз сайтын алып бару тәртибенә кагылышлысын да кертү турында тәкъдим булды); Уставлар мәсьәләсенә аерым тукталып, аларны язу, теркәү, үзгәрешләр кертүдәге еш очрый торган уртак хаталар күрсәтелде.

Муниципаль берәмлек террито-рияләрендә булган гидротехник ко-рылмалар, су белән тәэмин итү һәм файдалы казылмалар объектларыннан файдалану; торак төзелеше, инфраструктура объектларын кору, ремонтлау; җир һәм милек мөнәсәбәт-ләренә кагылышлы кагыйдәләр, күп балалы аналарга җир бүлеп бирү тәртибе; янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, әйләнә-тирә мохитне саклауда җирле үзидарә органна-рының бурычлары һәм, әлбәттә, бу мәсьәләләр буенча эш иткәндә норматив актларны ничек рәсмиләштерергә кирәклеге - чыгыш ясаучылар болар-ның барысы турында да киң мәгълүмат җиткерделәр, төпле аңлатмалар, эшлекле киңәшләр бирделәр.

Халык белән турыдан-туры элемтәдә торып эшләүче җирлек башлык-ларының, әлбәттә, югары даирә җи-тәкчеләргә сораулары да күп булды.

Аларның күпчелеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен финанс мөмкинлек-ләре булмауга кайтып калу турында. Мисал өчен, муниципаль берәмлекләр бюджетларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары өчен финанс билгеләнмәгән, ә бу мәсьәләдә җавап тотарга туры килә. Нәтиҗәдә, акча юклыктан, эш эшләп булмый, ә эш эшләнмәгәнлектән, янгын куркынычсызлыгы хезмәте әледән-әле штраф сала...

Шулай ук юллар, карьерлардан файдалану, территорияләрне төзек-ләндерү, урамнарны һәм ишегалларын яктырту, ялган дипломнар белән эшләүчеләр һәм, моңа бәйле рәвештә, кадрлар белән тәэмин ителеш һәм киләчәккә аларны әзерләүгә кагылышлы сораулар да яңгырады семинарда.

Йомгаклау сүзендә И.Гарипов бил-геләп үткәнчә, халыкның яшәешен тәэ-мин итү өлкәсендә аларның проблемалары белән көн саен күзгәкүз очрашып торган кешеләрнең, төр-ле ведомство һәм структураларның вәкаләтле вәкилләре белән очрашу мөмкинлегеннән файдаланып, җан әрнеткән сорауларны күпләп бирүе бик табигый. Аларның кайберләренә җаваплар шунда ук табылды, ә бер өлешенең көне-сәгате белән генә хәл ителә торганнардан түгеллеге ачык иде. Шулай да күп проблемаларның хокукый актларны, проектларны тиешле органнар, прокуратура белән вакытында килештермәүдән килеп чыгуын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Нәкъ менә шундый каршылыкларны мөмкин кадәр киметү, дәүләт влас-те белән муниципаль берәмлекләр органнары арасында эшне килештереп, системалы итеп оештыру юлларын эзләү өчен дә әлеге семинарның әһәмияте зур.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
М.Колесникова фотолары.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: