Бөгелмә авазы

Данлыклы үткән, лаеклы киләчәк

25 октябрь көнне шәһәребезнең Техника йортында зур тантана узды - Бөгелмә электр челтәре компаниясе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чараларында "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, күрше регионнардан вәкилләр, күпсанлы...

25 октябрь көнне шәһәребезнең Техника йортында зур тантана узды - Бөгелмә электр челтәре компаниясе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чараларында "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, күрше регионнардан вәкилләр, күпсанлы кунаклар катнашты.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Бәйрәм чаралары 24 октябрь көнне үк башланып киткән иде инде: Ютазы районы Урыссу бистәсендә энергетиклар хөрмәтенә тантаналы такта куелу чарасы булды, аннан соң "Бөгелмә-500" подстанциясендә компаниянең 50 еллык тарихын яктырткан стеланы ачтылар (рәсемдә).
Техника йорты сәхнәсендә энергетиклар эшенә югары бәя бирелде. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки тормыш-көнкүрештә без инде гадәтләнгән, ияләнгән уңайлыклар артында никадәр хезмәт ятканын күзаллавы авыр түгел. Бүгенге көндә электр энергиясенең юклыгы, яисә аның белән нинди дә булса өзеклекләр килеп чыгуы турында уйланып та карамыйбыз, ләбаса. Хәтта ут бетүне дөнья бетүгә тиңләсәк тә, ялгышмабыз, бу шулай. Һәм моны булдырмау өчен, электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкмасын өчен әлеге өлкәдә тырышып эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәтле булырга тиешбез.
Әйе, Бөгелмә электр челтәре компаниясенең данлы үткәне һәм лаеклы киләчәге бар. Бүген әлеге оешманы яшь җитәкче Альмир Латыйпов җитәкли. Сәхнәдән ясаган чыгышында исә ул үзенә кадәр эшләгән, компанияне алга җибәрү өчен көч түккән әйдаманнарны зурлады. Залда исә БЭСның берничә буын директорлар составы: Ильяз Латыйпов, Илдус Касыймов, Риф Мөхәммәдиев бар иде. Аларның эшен лаеклы дәвам итәчәгенә ышандырды яшь директор. Котлауларның "Агыйдел" /Актаныш районы/ ансамбле чыгышлары белән үрелеп баруы ямь өстенә ямь булды. Хезмәт алдынгыларына мактаулы исемнәр бирелде, бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйрәм чарасының киләчәктә яуланачак үрләргә этәргеч булуында һич кенә дә шик юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: