Бөгелмә авазы

Чын мәслихәт алам мин

"Бөгелмә авазы" - минем иң яратып укый торган газеталарымның берсе. Чөнки ул ана телебездә - татар телендә, ата-бабаларыбыз телендә "сөйләшә".

"Бөгелмә авазы"н мин туган көненнән башлап яздырып алам һәм һәрбер санын укып барам. Газета битләрендә басылып чыккан мәкаләләр тирән эчтәлекле, тормыш-көнкүреш өчен кирәкле файдалы киңәшләр дә җитәрлек анда. Яшьләр, укучылар, студентлар турында да күп языла. Дин әһелләренең чыгышларына да газета битләрендә киң урын бирелә. Басмада шәһәр-район яңалыклары, ил-көн хәбәрләре чагылыш таба. Гомумән, "Бөгелмә авазы"- безнең киңәшчебез һәм тормышта юлдашыбыз ул.
Алдагы көннәрдә дә "Бөгелмә авазы" белән сез дә дус булырсыз, аңа язылырсыз дип өметләнәм.
Миңнезаһит ШӘРИФУЛЛИН,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: