Бөгелмә авазы

Чисталык буенча икеайлык старт ала

Кыштан соң традицион төстә әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру максаты белән өмәләр, чистарту айлыклары, икеайлыклары үткәрелә. Быел икеайлык 1 апрельдән старт алачак. Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләргә чыгып оештырылган киңәшмәләрдә эш планы, алымнары билгеләнә. "Икеайлык кысаларында, беренче чиратта, яр буе...

 

Кыштан соң традицион төстә әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру максаты белән өмәләр, чистарту айлыклары, икеайлыклары үткәрелә. Быел икеайлык 1 апрельдән старт алачак.

Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләргә чыгып оештырылган киңәшмәләрдә эш планы, алымнары билгеләнә. "Икеайлык кысаларында, беренче чиратта, яр буе полосаларын, зиратларны, парк зоналарын чистартуга игътибар бирелә. Ике ай -- ул без билгеләгән рәсми дата, әйләнә-тирә мохитнең торышына карап, озайтылырга да мөмкин", - дип, министр Фәрит Абдулганиев быел да былтыргы кебек, Җиңү бәйрәменә урамнар тәртипкә китереләчәгенә, чисталык булачагына ышандыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: