Бөгелмә авазы

Чемпион – Бөгелмәдә

Сигез тапкыр Дөнья Чемпионы Александр Красных Франциядән халыкара "Маре Нострум-2017" йөзү ярышларыннан өченче этабыннан кайткач шәһәр мэры Линар Закиров белән очрашты. Александр әлеге ярышларда 4 тапкыр җиңү яулый. Икенче һәм өчен этапларда икешәр алтын медалгә лаек була. Очрашу чәй өстәле артында барды. Александр шәһәр мэрына ярышларның ничек узуы һәм киләчәккә...

Сигез тапкыр Дөнья Чемпионы Александр Красных Франциядән халыкара "Маре Нострум-2017" йөзү ярышларыннан өченче этабыннан кайткач шәһәр мэры Линар Закиров белән очрашты. Александр әлеге ярышларда 4 тапкыр җиңү яулый. Икенче һәм өчен этапларда икешәр алтын медалгә лаек була.

Очрашу чәй өстәле артында барды. Александр шәһәр мэрына ярышларның ничек узуы һәм киләчәккә булган планнары турында сөйләде.

Александр Красных туган шәһәре Бөгелмәдә бик еш була алмый икщн. Барысы да аның тренировкаларына бәйле. Бу аңлашыла да. Егет 17 нче Бөтендөнья FINA чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасына сайлап алынган. Аның алдында торган бурычны үлчәп бетереп булмый. Әлеге чемпионат йөзү буенча спортның алты төрендә уздырыла. Бу хайдайвинг, йөзү, синхрон йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү һәм су полосы.

-Шуңа күрә көндәлек күнегүләр режимы бик тыгыз каралаган. Менә хәзер ярыштан соң бераз хәл алам да янә Мәскәүгә очам. Буш вакытым юк, - ди Александр. Моннан тыш егет икенче югары белем алу турында да хыяллана.

-Киләчәктә я юрист, я сәясәтче буласым килә, - ди ул.

Егет ярты ел эчендә биштән артык чит илдә уздырылган ярышларда катнашкан. Киләсесе 23-30 июльдә Будепешт шәһәрендә узачак. Спортчылар "Арена Дуная" бассейнында 42 медаль өчен көч сынашырга җыена. Линар Закиров Александр Красныхка уңышлар теләде һәм спортчыны Шәһәр көне бәйрәменә шәхсән кунакка чакырды. Бу вакытта шәһәрдә төзекләндерелгән "Юность" спорт комплексы ачылачак.

-Тантанада син дә булсаң, бик яхшы булыр иде. Син - Бөгелмәнең горурлгы, - диде Линар Закиров. Александр: "Тырышырмын!"-диде һәм мәктәптә укучыларга мастер класс күрсәтергә дә сүз бирде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА,

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: