Бөгелмә авазы

Чал тарихтан ал сабак

Элиза НУРИЕВА, 2 нче лицейның 8 "Б" сыйныфы укучысы. Ләйсән Йосыпова фотосы. Минем карт бабам, әниемнең бабасы Закирҗан Миңнегали улы Галиев - сугыш ветераны. Ул 1924 елның 25 маенда Башкортстанның Туймазы районы Исмаил авылында туа. 1942 елда бабамны (унсигез яшендә) армиягә алалар. 1943 елда ул Иваново өлкәсендәге Гороховецкий хәрби лагеренда...

Элиза НУРИЕВА,
2 нче лицейның 8 "Б" сыйныфы укучысы.
Ләйсән Йосыпова фотосы.
Минем карт бабам, әниемнең бабасы Закирҗан Миңнегали улы Галиев - сугыш ветераны. Ул 1924 елның 25 маенда Башкортстанның Туймазы районы Исмаил авылында туа.
1942 елда бабамны (унсигез яшендә) армиягә алалар. 1943 елда ул Иваново өлкәсендәге Гороховецкий хәрби лагеренда радиомастерлыкка укый һәм шунда сугышка алына: 1226 нчы артиллерия полкының 21 нче артиллерия дивизиясенең 3 нче батареясенә командир итеп билгеләнә.
1943 елның июлендә Смоленск өлкәсенең Демидов, Духовщина шәһәрләре өчен барган каты сугышларда, Смоленск шәһәрен, 1943 - 1944 елларда Белоруссиядә Витебск, Полоцк, Могилев шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Литвага кадәр барып җитә солдат. 1944 - 1945 елларда Литва белән Латвиядә сугыша, шунда бабам каты яралана.
Җиңү бәйрәмен ул Литвада каршылый. Ләкин аны өенә кайтарып җибәрмиләр, ул Ленинградта хезмәтен дәвам итә. 1946 елда бабам Ленинградның "Дворцовая площадь"ында үткән беренче Җиңү парадында катнаша.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Закирҗан Миңнегали улы Галиев "Сугышчан хезмәтләр өчен" (1943 ел), "Батырлык өчен" (1944, 1945 еллар), "Германияне җиңгән өчен" (1945 ел), "Белоруссияне азат иткән өчен" (1945 ел) медальләре һәм Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Бабам бары тик 1947 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. 1949 елда ул "Өсән" колхозы рәисе итеп сайлана. 1950 елдан агрономнар әзерли торган мәктәпкә укырга керә, 1953 елда аны "бик яхшы" билгеләренә тәмам-лый. 1953 елдан алып, бабам 13 авылны берләштергән "Өсән" колхозында зоотехник һәм агроном булып эшли. Лаеклы ялга чыкса да, озак еллар шушы колхозда эшләвен дәвам итте ул.
Илленче елларда бабам гаилә корып җибәрә. Бабам белән әбиемнең бер-бер артлы 4 баласы туа. Берсе - минем әбием (әниемнең әнисе). Мин бабам белән бик нык горурланам. Шунысы кызганыч, карт әбием алты ел элек гүр иясе булды.
Һәр ел 9 Май - Җиңү көнендә бабамның бөтен балалары, оныклары, оныкчыклары авылга җыела. Бу көн - безнең барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Бабам безгә үзенең орденнарын, медальләрен күрсәтә. Тик сугышта алган яралардан әле һаман да кан саркый, ахрысы, шуңа күрә дә бабам алар турында сөйләргә яратмый.
Бабамның 6 оныгы, 8 оныкчыгы бар, бер оныкчыгы мин булам.
Безгә тыныч тормыш яулаганың өчен рәхмәт, бабам! Безне гел шулай шатландырып, озак яшә!
Еллар үткән саен сугыш ветераннарының саны кими бара. Без алар алдында һәрвакыт бурычлы. Онытмыйк аларны! Күгебез аяз, тормышыбыз тыныч булсын!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: