Бөгелмә авазы

ЧАҢГЫ ЮЛЛАРЫ ТАКЫР

"Россия чаңгы юлы - 2015" ХХХIII Бөтенроссия ачык чаңгы ярышлары кысаларында уза торган "Татарстан чаңгы юлы - 2015" күмәк акциясе уңаеннан Бөгелмәдә дә чаңгыда йөрү көне үтте. Теләгән һәр кеше 5 километрлы дистанциягә "сәяхәткә" чыкты. Вакытка һәм тизлеккә ярышлар башланганчы, җыелган бар халык күмәк чаңгы ярышларын ачу тантанасында катнашты. -...

"Россия чаңгы юлы - 2015" ХХХIII Бөтенроссия ачык чаңгы ярышлары кысаларында уза торган "Татарстан чаңгы юлы - 2015" күмәк акциясе уңаеннан Бөгелмәдә дә чаңгыда йөрү көне үтте. Теләгән һәр кеше 5 километрлы дистанциягә "сәяхәткә" чыкты. Вакытка һәм тизлеккә ярышлар башланганчы, җыелган бар халык күмәк чаңгы ярышларын ачу тантанасында катнашты.

- "Россия чаңгы юлы" дистәләрчә еллар дәвамында спортның иң популяр һәм күмәк төрен сөючеләрне берләштереп килә. Бу матур кышкы бәйрәмнең данлыклы үз тарихы бар, ул тарихның битләре төрле буын чаңгычыларының казанышлары, легендар исемнәр белән бизәлгән. Бөтенроссия күмәк чаңгы ярышлары безнең Бөгелмәдә дә спорт дөньясының әһәмиятле бер вакыйгасына әйләнде, елдан-ел колачлырак була бара, күбрәк кешеләрне җәлеп итә. Шәһәр-районыбызда халыкның чама белән өчтән бере спорт белән мавыга, - диде Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров.

Ул шулай ук, чаңгы спортын үстерүдә зур уңышларга ирешкәне өчен, төбәкара һәм Бөтенсоюз ярышларында Бөгелмә данын яклаучы беренче чаңгычыларның берсе Ирек Мөхәммәтҗановка Рәхмәт хаты тапшырды. И. Мөхәммәтҗанов Татарстан АССР җыелма командасы составында 1959 елда ук чыгыш ясый башлый. Шәхси тренеры булмаган аркылы да зур уңышларга ирешеп, юниорлар арасында Татарстан беренчелеген ота. 1967 елда Ирек Мөхәммәтҗановка "СССР спорт мастеры" дигән мактаулы исем бирелә. Быелгы ярышта катнашучылар арасында чаңгыга беренче тапкыр гына басучыларны да, спортның бу төреннән башка үз тормышын күз алдына китерә алмаучыларны да күрергә була иде. Мәктәпләре, сыйныфлары, дуслары, гаиләләре белән килүчеләр бар.

- Алты яшемнән башлап, чаңгы узышына һәр елны киләм, - ди унынчы сыйныф укучысы Динар Иванюк.

- Чаңгы - спорт, сәламәтлек, чыныкканлык билгесе ул. Егет кешеләргә аеруча да кирәк сыйфат дип саныйм.

"VIP-персона - 2015 метрга узышучылар" арасында Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, мэрия хезмәткәрләре, депутатлар, предприятиеләр җитәкчеләре, спорт ветераннары катнашты. Профессионаллар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә дистанция бер - 5 километр иде.

Соңгыларының саны елдан-ел арта бара, алар күпчелекне тәшкил итә. Кем белә, бу көнне стартка баскан яшьләр арасында булачак Олимпия йолдызы да бардыр, бәлки.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: