Бөгелмә авазы

Өч диплом, бер медаль

"Куркынычсыз тәгәрмәч-2012" республика бәйгесеннән Бөгелмә командасы өч Диплом һәм бер медаль яулап кайтты.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
ЮХИДИнең иминлекне пропагандалау бүлеге инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Агымдагы елның 22-25 май көннәрендә Чаллы шәһәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының квалификацияне күтәрү институты филиалы базасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы яшь инспекторларның республика бәйгесе узды. Чара Россия эчке эшләр органнары системасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау службасы оешуның 80 еллыгына багышланган иде.

Ярышларны ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Эчке эшләр министрлыгы, "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе", "Балаларның тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы фәнни үзәге" дәүләт учреждениесе, "Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте" Татарстан Республикасы җәмәгать оешмасы оештырды.

Реклама

Ярышларда шәһәр конкурсларында җиңгән 12 яшькә кадәрге балалар катнашты. Бөгелмә данын 3 нче мәктәп укучылары: Екатерина Борисова, Гөлназ Мөхәммәдиева, Евгений Нуждин, Захар Рахманалиев якладылар.

Ярышлар барышында балалар шәхси беренчелек һәм команда беренчелеге өчен дә чыгыш ясадылар. Алар юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, "Автошәһәрчек"тә һәм махсус каршылыклар куелган мәйданда велосипедта йөрү тәртипләрен күрсәттеләр. Соңыннан иҗади конкурста катнаштылар.

Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән 59 команда составында чыгыш ясаган 236 бала арасында безнекеләр сынатмады: Е.Борисова шәхси зачетта төрле станцияләрдә өченче һәм дүртенче урыннарны алды, Е.Нуждин җиденче урынга лаек булды.

Рәсемдә: команда җитәкчесе Т.М.Белова белән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: