Картайган көндә ялгыз калмагыз!
"Ялкын" социаль приютында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Хөрмәт һәм ихтирам атналыгы" башланып китте. Ольга Плеханова, приют директоры. "Ялкын"да тәрбияләнүчеләр бу бәйрәмгә әзерлекне алдан ук башлаганнар иде. Мастерскойда җир йөзендәге иң игелекле кешеләргә - өлкәннәргә игътибар күрсәтү билгесе итеп, махсус бизәп, энә кадагычлар тектеләр. Балалар иҗат иткән әйберләрдән "Көзге мотивлар" дип...
"Ялкын" социаль приютында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Хөрмәт һәм ихтирам атналыгы" башланып китте.
Ольга Плеханова,
приют директоры.
"Ялкын"да тәрбияләнүчеләр бу бәйрәмгә әзерлекне алдан ук башлаганнар иде. Мастерскойда җир йөзендәге иң игелекле кешеләргә - өлкәннәргә игътибар күрсәтү билгесе итеп, махсус бизәп, энә кадагычлар тектеләр. Балалар иҗат иткән әйберләрдән "Көзге мотивлар" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады, ул "Радуга" социаль үзәгендә дә оештырылачак. Театр студиясендә шөгыльләнүчеләр әби-бабайлар хөрмәтенә "Әбиләр, без сезне хөрмәт итәбез" дип атала торган сәхнәләштерелгән музыкаль күренеш әзерләделәр. Җирле музейда әдәби кичәгә ныклы әзерлек бара.
Ә инде Өлкәннәр атналыгының беренче көнендә балалар Бөек Ватан сугышы ветераны В.Меленчукны тәбрикләделәр /рәсемдә/.
"Хөрмәт һәм ихтирам атналыгы" үсеп килүче яшь буын өчен тормыш тәртипләренә әйләнсен иде. Якыннарына ихтирам хисе, кайгыртучанлык төшенчәсе, кешелеклелек сыйфатлары алар күңелендә гомер буе яшәсен. Шулай ук өлкәннәр арасында да картайган көндә ташландык хәлдә ялгыз калган кешеләр булмасын иде!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз