Бөгелмә авазы

Бытбылдык кына димәгез, бөгелмәлеләр

Күгәрчен кадәр гәүдәсе белән йорт кошы булып йөргән була! Ике йомыркадан иртәнге ашка рәхәтләнеп тәбә ясарлыгы да булмагач, ботларыннан авыз тутырып ашый торган тәмле шашлык та чыкмагач, нәмәкәемә дип асрарга инде ул бытбылдыкларны! Ала-тилә йомыркалары да карап торуга ук аптырашта калдыра... Мин бу уйларымны, әлбәттә инде, ярминкәдә бытбылдык йомыркаларын сатып...

Күгәрчен кадәр гәүдәсе белән йорт кошы булып йөргән була! Ике йомыркадан иртәнге ашка рәхәтләнеп тәбә ясарлыгы да булмагач, ботларыннан авыз тутырып ашый торган тәмле шашлык та чыкмагач, нәмәкәемә дип асрарга инде ул бытбылдыкларны! Ала-тилә йомыркалары да карап торуга ук аптырашта калдыра...

Мин бу уйларымны, әлбәттә инде, ярминкәдә бытбылдык йомыркаларын сатып торучы ханымга әйтмәдем, ә бары күпмедән сатасыз дип кенә мөрәҗәгать иттем һәм Бөгелмә авыл хужалыгы ярминкәсенә каян килүләре хакында кызыксындым.

- Карабаш бытбылдыкларыныкы бу йомыркалар, - диде Светлана Сәфиуллина.

Үзләренең гаилә фермасы бар икән. Ике мең баш бытбылдык үстерәләр. Өч ел инде нәкъ менә бытбылдык ите, бытбылдык йомыркалары белән тукланалар.

- Бик файдалы ул, - ди Светлана ханым. - Минем ирем көн саен иртән чи йомырка эчә. Ашказанында гастрит, шуннан бик нык файда күрәбез. Шушылай дәвалана башлаганнан бирле борчыганы юк.

- Ә ризык буларак кулланудан тыш файдасы каламы сон, табыш китерәме бытбылдык бизнесы? - дип сорыйм эшмәкәрдән.

- Менә бит, табыш өчен чыктык ярминкәгә. Әлбәттә, халык күбрәк тавык итенә һәм йомыркаларына өйрәнгән. Ләкин, су буе чират торып алмасалар да, бытбылдык йомыркаларынын шифасын, диетик итенең файдалы үзлекләрен күпләр белә хәзер. Үзебезнең даими сатып алучыларыбыз да бар.

- Ә гаилә фермасынды җитештерелгән экологик чиста продуктларны шәһәр кибетләренә чыгарырга ниятегез бармы?

- Без эре супермаркетлар челтәренә чыгып караган идек. Ярты ел дәвамында безгә бушка тапшырып барсагыз, киләчәктә сезнен белән хезмәттәшлек итәрбез, диделәр. Без ярты ел буе кошларны нинди керемгә тукландырып торырга тиештербез, анысы аларны борчымый. Ә менә "Шифа" кибете белән уртак телгә килдек. Ул кибет киштәләрендә - безнең товарлар, - ди Светлана Сәфиуллина.

- Карап-үстерүе кыенмы сон?

- Беренче карашка җиңел кебек. Бытбылдыклар тиз өлгерә. Ай ярым - ике ай дигәндә алар инде йомырка сала башлыйлар. Ләкин мондый өлгерешнең минуслары да бар. Тавыкларны берничә ел рәхәтләнеп асрап булса, бытбылдыкларны ярты ел саен алыштырып торырга кирәк, алар картаялар. Шулай ук башка нечкәлекләре дә җитәрлек. Алсыз-ялсыз шуларга бирелдек инде, - дип, Светлана ханым йомырка алырга теләгән сатып алучы белән сөйләшеп китте.

Рөстәм Шәрәфетдинов исемле бөгелмәле булып чыкты ул. Йомыркаларны ул да дәвалану өчен куллана икән. Аларда бит тавык йомыркаларындагы кебек сальмонеллез да була алмый. Чөнки йомырка салу температурасы югары. Шуңа күрә чи килеш куллануның зыяны юк.

- Күптән үз иттем инде бу ысулны, ашказаны интектерә башлагач киңәш биргәннәр иде, - дип Рөстәм әфәнде 55 сумлык бер тартма йомыркаларны сумкасына салып куйды.

Мин кемнән ким, кеше бытбылдык йомыркасы ашап-эчкәндә нигә читтә калыйм әле дип, акча янчыгымнан 55 сумымны мин дә чыгарып салдым.

- Әгәр пешереп ашасагыз, талгын утта биш минуттан артык кайнатмагыз, шул җитә аңа, - дип, бытбылдык белгече - гаилә фермеры Светлана Сәфиуллина киңәш бирде үземә.

Чыннан да, бытбылдык йомыркалары искә-төскә дә, тәмгә дә бик шәп булып чыкты! Шуңа күрә сезгә дә тәкъдим итәм.

Гөлчәчәк Вәлиева.

Автор фотосы.

 

Светлана Сәфиуллинадан чи йомырка куллану рецепты:

1 бытбылдык йомыркасы

1 чәй калагы бал

1 чәй калагы зәйтүн мае

Шуларны чәнечке белән туглыйсың да, иртән ач карынга эчеп куясың.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: