Бөгелмә авазы

Быел Бөгелмәдә 20 Бөек Ватан сугышы ветераны яңа тораклы булачак

Шәһәр мэриясендә Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе үтте. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров үткәрде. Киңәшмәдә үткән атнага нәтиҗә ясалды һәм яңа планнар билгеләнде. Төп доклад белән торак исәпләү һәм бүлү бүлеге җитәкчесе Илфар Кәримов чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, 2016 елда РФ Президенты Указын башкарып һәм Федераль закон...

Шәһәр мэриясендә Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе үтте. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров үткәрде. Киңәшмәдә үткән атнага нәтиҗә ясалды һәм яңа планнар билгеләнде.

Төп доклад белән торак исәпләү һәм бүлү бүлеге җитәкчесе Илфар Кәримов чыгыш ясады.

Аның сүзләре буенча, 2016 елда РФ Президенты Указын башкарып һәм Федераль закон нигезендә 16 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларның гаиләләре яңа торакка максатчан субсидия алган. Хәзерге вакытта 20 ветеран шәһәрнең Циолковский урамыннан фатир ачкычлары алырга әзерләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: