Бөгелмә авазы

Бәйге яңа сәләтләр ача

29 июнь көнне "Татнефть" җәмгыяте составындагы Бөгелмә механика заводында әйдәп баручы эшче-белгечләр арасында традицион һөнәр осталары бәйгесенең йомгаклау өлеше булып үтте. Завод барлыкка килгән дәверләрдән үк үткәрелеп килүче сәләтлеләр бәйгесе быел Татарстанда нефть чыга башлауга 70 ел тулуга багышланды.


Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Бәйрәм-бәйгенең тантаналы өлеше башланып китүгә, үткән ел мондый очрашуда җиңү яулаган 1 нче цех коллективы җитәкчелегенә, завод әләмен тотып, мактаулы төстә стадион буйлап үтү хокукы бирелде. Алга таба котлау өчен сүзне завод директорының беренче урынбасары, баш инженер Шамил Талыйпов алды: "Әлеге бәйгенең төп максаты - хезмәткәрләрнең осталыкларын камилләштерү, һөнәрләрнең абруен үстерү, тәҗрибә уртаклашу. Мондый ярышлар һәрвакытта да бик җанлы үтә. Белгечләребез бер-берсеннән өйрәнеп, әһәмиятле эш рәвешләрен киләчәктә үз практикаларында кулланырга мөмкинлек алалар. Бәйгедә җиңүче хезмәткәрләр гадәти эш вакытында да күпкә сыйфатлы нәтиҗәләр күрсәтәләр, бу исә, үз чиратында, хезмәт хакына да уңай тәэсир итә. Шуның өстенә, конкурс нәтиҗәләре катлаулы заказларга алынырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, бәйге иң сәләтлеләрне дә ачыклый". Профсоюз комитеты рәисе Александр Фомин хезмәттәшләрен әлеге һөнәри бәйрәм тантанасы уңаеннан котлап, аларга завод җитәкчелеге исеменнән иминлек, хезмәт уңышлары теләде.

Конкурста оешма хезмәткәрләренең иң булдыклылары һөнәри осталыкка имтихан тотты. Бәйге 22 белгечлек буенча үтеп, 26 номинациядә 200ләп кеше катнашты. Үткән елдан аермалы буларак, быел инженер-техник һәм эшче белгечлекләр буенча гына көч сынаштылар. Шулай ук "Иң яхшы көнкүреш-мәдәни ял бүлмәсе" дип исемләнгән яңа номинация дә барлыкка килгән. Узган елларда конкурс үзе дә, тантаналы бүләкләү өлеше дә бер көнне үтсә, быел көч сынашулар тантаналы көнгә кадәр үткәрелеп куелып, иң-иңнәрне игълан итәсе генә калган иде. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, бу көнне һөнәр осталары бәйгесенең тәбрикләү бәйрәменә тагын ике кечкенә конкурс үрелеп-керешеп китте - үзешчәннәр һәм кул эшләре осталарының халык иҗаты сәнгать үрнәкләре. Җыр-моң сөюче завод хезмәтчәннәре, чын сәхнә артистларыдай, концерт номерлары белән кунакларга, хезмәттәшләренә яхшы кәеф бүләк иттеләр. Ә завод мәйданында корылган чатырда үз урыннарын алган үзенчәлекле кул эшләре бер генә кешене дә битараф калдырмады.

Реклама

Заводның төп байлыгы - үз эшенең остасы булган хезмәткәрләр. Чөнки квалификацияле кадрлар икътисад үсешен тәэмин итәләр. Биредә яшь кадрлар әзерләү, аларның белемнәрен арттыру һәм квалификацияләрен күтәрү, гомумән, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыкларын үстерү буенча эзлекле эш алып барыла. Моны без бәйгегә нәтиҗә ясаганда да ачык күрдек. Мәсәлән, Айнур Хәнипов Бөгелмә машина төзүчеләр техникумында белем алганда ук заводка практикага йөри торган була. Шул вакытларда ук предприятие аңарда уңай хисләр һәм сайлаган һөнәренә мәхәббәт уята. Диплом алып, ике атна да ял итәргә өлгерми, заводка эшкә килә һәм менә дүрт ел инде биредә намуслы хезмәт итә. Бүгенге көндә җыю цехында бригадир вазифасын башкара. Алдынгы карашлы, тырыш егет беренче елдан ук һөнәр осталары бәйгесендә катнаша башлый. Ел саен мактаулы урыннар яулап килә. Быел "Металл конструкцияләре җыю буенча иң яхшы слесарь" номинациясендә беренче урынга лаек булды. "Җиңү өчен, иң мөһиме, төпле белем кирәк, шулай ук тәҗрибә һәм тырышлык та аз роль уйнамый", - ди ул. Айнур бүгенге көндә Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының (авиация институты) Бөгелмә филиалында машина төзүче белгечлеген үзләштерә. Ки-ләчәктә тагын да югарырак үрләр һәм зур уңышлар яуларга ниятли. Виктория Бесфамильная исә - икътисадчылар арасында мактаулы 1 нче урын яулаучы хезмәт-кәр. "Казан энергетика инс-титутын тәмамлап кайтып, бирегә эшкә урнашуыма да ярты гына ел, әлеге көч сынашулар минем өчен яңалык кебек. Мондый югары нәтиҗәләр көтмәгән идем, билгеле. Конкурс биремнәре теоретик сораулар һәм мәсьәләләрдән гыйбарәт иде. Тырышып укуым, белгечлек буенча белемнәрне ныклап үзләштерүем булышкандыр инде", - дип, шатлыгы белән уртаклашты Виктория.

Бәйгедә, хезмәт юлларын күптән түгел генә башлап җибәргәннәр белән беррәттән, биредә озак еллар эшләп, ел саен мондый чараларда көч сынашкан, күп тапкырлар җиңү яулаган осталар да бүләкләнде. Мәсәлән, Юрий Плотников ике номинациядә җиңүчеләр рәтендә балкыды: "Газ (аргон-дугалы) һәм электр белән эретеп ябыштыручы" номинациясендә мактаулы беренчелеккә чыкса, "Автоматта һәм ярымавтоматта электр белән эретеп ябыштыручы" номинациясендә икенче булды. Юрийның әти-әнисе дә заманында әлеге заводта көч куйган. Алар сукмагыннан 1999 елда уллары да бирегә эшкә килә. Шушыннан ук армия хезмәтенә китә. Аны исән-сау гына тәмамлап, туры бирегә кайта. Мондый конкурсларда да берничә ел рәттән катнашып, лаеклы урыннар яулый: "Тырышабыз инде, шуның нәтиҗәсендә җиңәбез дә, моның өстенә, тәҗрибә дә зур, 10 ел шушы эш белән шөгыльләнәм. Билгеле инде, уңыш җиңел бирелми, комиссия әгъзалары, үз хезмәттәшләреңнең дистәләгән карашлары сиңа төбәлгән мәлдә бик зур дулкынлану да кичерәсең".
Әйе, күп еллар элек нигез салган эшчеләр тырышлыгы белән завод бүгенге көндә дә чәчәк ата. Аларны, хөрмәтле ветераннарны, бервакытта да онытмыйлар. Гадәттәгечә, бәйрәмдә дә урыннары түрдә, алар рәтендә заводның элеккеге директоры Юрий Ильин да бар. "Ел саен киләбез. Бүген дә безнең өчен завод буйлап бик матур экскурсия оештырылды. Ветераннарның күбесе үз цехларын таный алмый тордылар. Хәзер оешма безнең өчен завод кебек түгел, ә музей кебек бит. Чөнки бу максатларга шактый күләмле чаралар да бүленеп бирелә, шулай ук яңа продукцияләр үзләштерелә", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты 35 ел гомерен әлеге җәмгыятькә багышлаган Гайшә Хәсәнова да.

Бәйге барышында иң яхшы һөнәр ияләре дә ачыкланды. Командалар арасында өченче урынга - 11 нче хәзерләү, икенчелеккә - 3 нче металл кою, ә беренчелеккә бишенче ел рәттән 1 нче җыю цехы коллективы (рәсемдә) чыкты. Барлык җиңүче командаларны һәм һөнәр ияләрен кайнар тәбрикләделәр һәм бүләкләр тапшырылды. Тантаналы өлештә эретеп ябыштыручылар арасында көч сынашуларда күп еллар "чемпион" исемен беркемгә дә бирмә-гән Вениамин Карамзинның Болгариягә Халыкара эретеп ябыштыручылар конкурсына чакырылуы хакында хәбәр ителде.
Районыбызның алдынгы предприятиеләренең берсе булган Бөгелмә механика заводында зур бер бәйрәм-конкурс тантанасы шаулап-гөрләп үтте.
Иртәгә, Казанда яшьләр-нең Бөтендөнья спорт уеннары башланган көндә исә, Бөгелмә механика заводы спортчылары үзләренең җәйге спартакиадаларына җыелып, иң җитезләрне һәм иң көчлеләрне ачыклаячаклар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: