Бөгелмә авазы

Бәяне халык бирә

"Иминлек белән саулык икесе бер нигъмәт, күпләр шуннан мәхрүм". /Хәдис/. Сәламәтлек - кешенең физик һәм рухи сыйфатла-рының җыелмасы ул. Сәла-мәтлек - озын гомерле булуның нигезе, кешенең иҗади планнарын тормышка ашыру, җәмгыять файдасына югары хезмәт җи-тештерүчәнлеге белән эш-ләү, бердәм, тату гаилә кору, балалар тудырып, аларны тәрбияләп үстерү өчен кирәкле шарт. "Акча...

26 февраль көнне Бөгелмә шәһәре һәм районы табиблары үзләренең 2013 елдагы эшләренә йомгак ясадылар, быелга бурычлар куйдылар. Йомгаклау киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, Татарстан Рес-публикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин, хезмәтләрен Гиппократ антына тугрылыкка багышлаган табиблар, урта һәм кече медицина персоналы, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә эшен Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Иршат Измайлов алып барды. Төп док-лад белән дә ул чыкты. Хәл итәсе проблемаларның көн кадагында торганнары булып демография мәсь-әләсе; халыкны диспансерлаштыруны дәвам иттерү; төрле авырулардан үлем-китемнәрне киметү; балалар сәламәтлегенә аеруча игътибар бирү һәм башкалар билгеләнде. Әле күптән түгел Бөгелмә бала тудыру йортының ачылуын шәһәр һәм район кешеләренә, якын-тирә районнар-да яшәүчеләргә бүләк икәнлеген искәртеп узды. Тиздән яңа ачылган бала тудыру йортында беренче нарасый дөньяга аваз салыр дип көтелә.

Бөгелмә медицина училищесы директоры Лилия Нәбиуллина, сәламәтлек саклау өлкәсендә барган үзгәрешләр шартында, үзе җитәкләгән уку йортында заманга ярашлы урта медицина персоналы кадрларын әзерләүнең торышы белән таныштырды. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан килеп белем эстәүче студентларның тиздән үз туган якларында, шул исәптән бездә дә (укучыларының күпчелеген Бөгелмә шәһәре һәм районы вәкилләре тәшкил итә) урта кул медицина персоналы кадрларына кытлыкның кимүенә китерәчәген, шулай итеп әлеге мәсьәлә хәл ителәчәген җиткерде.

Реклама

Гомуми практика табибы Ирина Миронова район җирлегендә халык белән эшләүнең нечкәлекләре турында бәян итте. Төп игътибар халыкның үз сәламәтлегенә мөнәсәбәтне үзгәртү, шул нияттән чыгып, диспансерлаштыруны активлаштыру, тикшеренү нәтиҗәләре исә яшеренеп яткан беренчел авыруларны ачыкларга ярдәм итәчәген, үткән ел үткәрелгән эш йом-гакларының моны тулысынча раславын әйтте. Чыннан да, авыруны башлангыч этапта ачыклау һәм дәвалауның эффективлыгы күпкә югарырак булуын аңлатып тору кирәкмидер.

Бөгелмә шәһәре һәм районы башлыгы Илдус Касыймов үз чыгышында 2013 елда бюджет үтәлеше, социаль-икътисади хәлнең тотрыклы булуы турында сөйләде. Табиблар эшенә исә бәянең халык тарафыннан куелуын җиткерде. Шәһәр һәм райондагы сәяси һәм икътисади вәзгыятькә табиблар хезмәтенең көчле йогынты ясавы турында да әйтте. Шуңа күрә, ирешкәннәр белән канәгатьләнмичә, сәламәтлек саклау учреждение-ләренә мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы гражданның мәнфәгатьләрен кайгыртуны алга куеп эшләргә чакырды. Күп очракта авыруларга игътибар, җылы сүз җитмәвен дә ассызыклады башлык. Әлеге юнәлештә уңай үзгәрешләр булсын өчен тырышырга кирәклеге быелга төп бурыч итеп билгеләнде.

Киңәшмә ахырында алдынгы хезмәткәрләргә, ветераннарга Мактау грамоталары, истәлеккә бүләкләр тапшырылды /рәсемдә/.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Марина Колесникова фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: