Бөгелмә авазы

Бурычыңны вакытында түлә!

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафы булган кешеләрнең аны вакытында түләмәү нәтиҗәсе шактый ук катлаулы һәм аяныч булуы ихтимал икәнлекне искә төшерә.

ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе
мәгълүматларын файдаланып,
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
 
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 32.2 нче маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә, штраф аны түләтү турында карар чыкканнан алып, 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Шул вакытта түләнмәсә, аның суммасы ике тапкырга арта (әмма 1 мең сумнан да ким була алмый), яисә гаепле кеше 15 тәүлеккә кадәр срокка кулга алына, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп ителә.
Агымдагы елның 7 аенда ТР ДАИ хезмәткәрләре юл йөрү тәртибен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән кешеләргә карата 14 669 административ материал әзерләделәр. Аларны тикшерү барышында суд тарафыннан гаеплеләрне кулга алу турында - 4 195, өстәп штраф түләтү турында - 7 865, мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында 258 карар кабул ителгән.
13 июль. Әлмәттә 500 сум штрафын вакытында түләмәгән 20 яшьлек машина йөртүче тоткарлана һәм, суд карары нигезендә, 5 тәүлеккә кулга алына.
14 июль. Казанда 800 сум штрафын түләмәгән 32 яшьлек машина йөртүче тоткарланып, 4 тәүлеккә кулга алына.
19 июль. Бөгелмәдә 21 яшьлек транспорт йөртүче суд каршына баса, 500 сумлык штрафы өчен 3 тәүлеккә кулга алына.
Штрафларын түләмичә йөрүчеләргә Россия чикләреннән чыгып китүне тыю гамәле дә бар. Бүгенге көндә андый карар 10 меңнән артык кешегә карата чыгарылган.
Транспорт чарасына арест салып, штрафын түли алмаган очракта, аны сатып җибәрү формасы да бурычларны кайтаруның бер төре булып тора. Быел 7 айда 52 транспорт чарасына арест салынган. 24 июльдә, мәсәлән, 30 мең сум штрафы өчен Зеленодольск гражданинына "Вольво"сыннан аерылырга туры килә. 27 июльдә Чаллыда шулай ук 30 мең сум түләнмәгән штрафы өчен 27 яшьлек гражданинның "Жигули"ена арест салына.
Кайбер транспорт хуҗалары автомат режимда теркәлә торган тәртип бозулар буенча штраф барлыгын белмәдек дигән сылтау белән акланмакчы булалар. Әмма бу җаваплылыктан котылу өчен сәбәп түгел, чөнки аларга бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр ителә. Түләнмәгән штраф өчен машина хуҗасы РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенең 1 нче өлеше буенча җавап тота. Моннан тыш, штраф бармы-юкмы икәнен интернеттагы түбәндәге он-лайн сервисларыннан белеп була: gosuslugi.ru, uslugi.tatarstan.ru, gibdd. tatarstan.ru. Әлеге сайтлар аша түләүләрне дә түләп була. Административ хокук бозулар өчен штрафларны банк терминаллары аша да түләргә мөмкин. Түләү турындагы мәгълүматлар бердәм базага тизрәк барып ирешсен өчен ЮХИДИ идарәсе акчаны Дәүләт автоинспекциясе белән хезмәттәшлек итүче кредит учреждениеләре аша түләргә киңәш итә. Андый оешмаларның исемлеге шулай ук интернет челтәрендә gibdd. tatarstan.ru сайтының "Оплачивайте штрафы правильно" дигән бүлегендә күрсәтелгән.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: