Бөгелмә авазы

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне: ВИЧны профилактикалау мәсьәләләре буенча "кайнар линия"

1 ДЕКАБРЬ - БӨТЕНДӨНЬЯ СПИДКА КАРШЫ КӨРӘШ КӨНЕ

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге (Татарстан) Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында ВИЧны профилактикалау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештырылуы турында хәбәр итә.

Сез үзегезне кызыксындырган сорауларны Россия кулланучылар күзәтчелеге белгечләренә эш көннәрендә 4-16-21, 4-15-16 телефоннары буенча 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр бирә аласыз.

1 ДЕКАБРЬ - БӨТЕНДӨНЬЯ СПИДКА КАРШЫ КӨРӘШ КӨНЕ 

Россиядә 146 миллионнан артык кеше яши. Аларның 900 000е ВИЧ йөртә. Россиядә һәр сәгать саен 10 кеше әлеге афәтне йоктыра. СПИДНЫ БЕРГӘЛӘП ТУКТАТЫЙК! ВИЧКА ТЕСТ ҮТИК!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: