Бөгелмә авазы

Бозларны эретеп...

12 апрель - Космонавтика көнендә Бөгелмә боз сараенда алкалы хоккей буенча кызыклы турнир узды. Кызыклы, чөнки бозга, гадәттәгечә, спортчылар түгел, ә хокук сагында торучылар - прокуратура хезмәткәрләре чыкты.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Хәтерләсәгез, әлеге турнир тарихы безнең калада узган ел башланды. Беренче тапкыр боз сараенда республиканың хокук сакчылары үзара көч сынашкан иде. Менә шул матур башлангычның дәвамы булып, быел инде төбәкара хоккей турниры оештырылган. Анда исә Татарстан һәм Башкортстан Республикалары, Самара өлкәсе спорт сөючеләреннән торган командалар катнашты.
Хоккей бәйрәменә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйковның килүе әлеге өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрнең сәламәт тормыш алып баруына битараф түгеллегенә ачык мисал булды. Моның шулай икәнлеген үз чыгышында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов та ачып салды. Шулай ук күрше өлкәләрдән килгән прокуратура хезмәте җитәкче-вәкилләре дә чыгышларында әлеге турнирның һөнәри эшчәнлеккә бары тик уңай йогынты ясаганлыгын билгеләп үттеләр.
Үткәрелгән жирәбә нә-тиҗәсендә Бөгелмә бозына беренче булып Татарстан һәм Башкортстан командалары чыкты. Татарстан командасы вәкилләре сынатмады: уен ахырында таблода 3:0 исәбе безнең файдага булды. Монда өстәп шуны гына әйтәсе килә, алдагы көнне Уфаның "Салават Юлаев" командасы, плей-офф уеннары кысаларында "Металлург"ка оттырып, быелгы сезонын төгәлләде. Бәлки, шуның шаукымы булгандыр, аларга бездә
дә уңыш елмаймады. Икенче уеннарын алар Самара өлкәсе вәкилләренә 6:1 исәбе белән оттырдылар һәм турнирның соңгы, өченче призлы урынын алдылар. Шулай итеп, берешәр җиңүләре булган Татарстан һәм Самара өлкәсе командалары көрәше турнирның җиңүчесен һәм икенче урынга калганын билгеләде. Уен ике якның да һөҗүмнәре белән башланып китте, әмма хуҗалар бер-бер артлы ике контрһөҗүм үткәрде һәм беренче период ахырында исәп 2:0 булып ялтырап тора иде. Әлеге хәл безнекеләрне вакытыннан алда тынычландырып җибәрде ахрысы, икенче период тигез исәп белән - 2:2 - тәмамланды. Шуннан соң гына бозда кемнәрнең хуҗа икәнлеге ачык күренде. Өченче периодта өстенлек тулысынча безнекеләрдә булды. Ахыргы исәп - 5:3. Шулай итеп, турнирда җиңүне Татарстан командасы вәкилләре яулады, аларга күчмә Кубок тапшырылды.
Прокуратура хезмәткәрләре үз чыгышлары белән хоккей карарга килгән яшьләргә матур үрнәк күрсәттеләр. Алары исә үзләренең киләчәк тормышларында мондый күркәм мисалны өлге итеп алырлар дип ышанасы килә.
Рәсемдә: Бөгелмә шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин Татарстан командасы составында сакчы булып чыгыш ясады, гомуми җиңүгә үзеннән лаеклы өлеш кертте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: