Бөгелмә авазы

Бүләкләр тапшырдык

Октябрь башында "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Көзге төсләр балкышы" бәйгесе старт алган иде. Менә инде аңа йомгак ясалып, җиңүчеләрне дә бүләкләдек. Дүшәмбе, 28 ноябрь көнне, көндезге сәгать өчтә "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясендә безнең өчен дә, бәйге конкурсантлары өчен дә истәлекле вакыйга, бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Беренчелеккә чыгучылар өчен спонсорыбыз...

Октябрь башында "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Көзге төсләр балкышы" бәйгесе старт алган иде. Менә инде аңа йомгак ясалып, җиңүчеләрне дә бүләкләдек.

Дүшәмбе, 28 ноябрь көнне, көндезге сәгать өчтә "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясендә безнең өчен дә, бәйге конкурсантлары өчен дә истәлекле вакыйга, бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Беренчелеккә чыгучылар өчен спонсорыбыз "Эридан" мебель кибетеннән 5 меңлек һәм өч 3 меңлек сертификатлар әзерләнгән иде. Ә калган катнашучыларга шул ук спонсорыбыздан бит тиресен чистарту буенча 1 сеанс алу өчен 500 сумлык сертификатлар тапшырылды.

Актив катнашкан конкурсантларыбызга, тавыш бирү дәверендә бирешмичә, үз тавышларын һәрдаим биреп барган җанатарларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шулай күңелле, матур итеп бергә-бергә эшләргә, көч сынашырга, бәйрәм итәргә насыйп булсын.

Ә тантанага килә алмаган дусларыбызны, бүләкләрен тапшыру өчен, эш көннәрендә һәм сәгатьләрендә газета редакциясендә көтеп калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: