Бөгелмә авазы

Бик матур, моңлы азан

Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә "Азан-2012" конкурсы булып үтте. Бәйгедә катнашу өчен Казан, Бөгелмә, Урыссу, Лениногорск, Баулы һәм башка шәһәрләрдән мәзиннәр килгән иде. Алар биш яшь категориясенә бүленеп ярыштылар. 7 яшькә кадәрге балаларның барысы да, беренче урынны алып, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

8дән алып, 18 яшькә кадәрге яшьләр арасында I урынны Баулыдан Муса Зыязов яулады. II урында - Равил Ибраһимов (Бөгелмә шәһәре), III урында - Рөстәм Кәримов (Бөгелмә шәһәре).
19-30 яшьлекләр арасында җиңүче-ләр: Казаннан Мөхеддин Турсунов (I урын), Бөгелмәдән Бәбиҗан Хәетов (II урын) белән Ринат Галиев (III урын), Урыссудан Мөхәммәт Мәрданшин (III урын).
31-60 яшьлекләр арасында I урында - Ринат Колахмәтов (Бөгелмә), II урында - Абдулла Осипов (Урыссу) һәм III урында - Камил Шәмсетдинов (Бөгелмә).
61 яшьтән дә өлкәнрәкләр ярышында Лениногорск шәһәреннән Әбүзәр Хәлиуллин - I урында, ә II һәм III урыннарда - бөгелмәләр Хәләфетдин Сәлимов белән Габит Хәсәнов.

Нәтиҗә ясар вакыт

Бездә ураза тотучылар гади халыктан да, җитәкчеләр арасыннан да арта бара. Бу - куанычлы хәл. Чөнки без акрынлап асылыбызга, динебезгә, Пәйгамбәребез сөннәтенә, Аллаһы Тәгаләнең шәригатенә кайтабыз. Бу терелү түгелме, бу җәмгыять савыгуының нигез ташы түгелме? Нинди генә сәяси дулкыннар күтәрелсә дә, икътисади үзгәрешләр булса да, иманы нык кеше сынмый, сыгылмый. Чөнки ул тормышның Аллаһы Тәгаләнең хөкеме белән барганын аңлый. Һәм Аның хөрмәтенә, нигъмәтенә ышанып яши. Ә бу, үз чиратында, җәмгыятьнең тотрыклылыгына китерә.

Күңелсез хәл: "Рамазан аенда намаз укымасаң, ураза тотуның файдасы юк", "Ике генә, өч кенә көн тоткан уразалар кабул булмый, чөнки шәригать буенча бер ай тотарга кирәк", - дип кешеләрнең күңелләрен төшерәләр. Кайберәүләр, гыйльми яктан әнә шундый нигезсез фәтва бирүчеләр сүзенә ышанып, уразага гомумән кермиләр. Гамәлнең кабул кылынуы - адәм баласы эше түгел. Гамәлләрне кабул итүче - Аллаһы Тәгалә. Әйе, өч көн тотучылар була ураза-
ны, кемнәрдер ун көн, кемнәрдер ике атна тота ала. Без әнә шул кешеләрнең дә уразаларын Аллаһы Тәгалә кабул кылсын дип сорыйк. Шул рәвешле дога кылсак, кешеләр күңеленә өмет бирербез.

Кешедә өмет чаткысы уяту - ул иң зур нәрсә. Пенсионерлар, яшьләр акчасызлыктан, фәкыйрьлектән өметләрен өзәр дәрәҗәгә җиткән бер вакытта, без, дин әһелләре, ике-өч көн генә тоткан уразагыз кабул булмый, дип исбатлап торсак, халыкны хәерле юлга ничек итеп өндик?
Әйтик, шул ураза тоткан өч көнендә кеше сүгенмичә тора, тәмәке тартмый, өч көн аракы эчми, өч кенә көн булса да телен тыя - гайбәт сөйләми, кеше сүкми, өч көн булса да өендә хатынына кул күтәрми, балаларын рәнҗетми - бу җиңүме? Җиңү, үз нәфесеңне җиңү. Уразаның төп максаты - нәфесне кулга алу. Күпләр нәфесләрен кулга ала алмый, чөнки ихтыяр көчләре җитми.

Уйлап карыйк әле, кырык, илле ел ураза тотмаган, дини тәрбия алмаган кеше бүген дингә таба бер генә адым булса да ясарга тырыша икән, Ислам диненең бер терәге булган уразаны тотарга омтыла икән, без аны хупларга, рухи көч бирергә тиешбез.

Инде уразабыз үтте, Гает тә җитте. Гает - үзенә күрә бер нәтиҗә ясау көне. Мәсәлән, Җиңү көнен бәйрәм итәбез икән, без нәтиҗә ясарга тиеш: сугыш ветераннарына нинди хөрмәт күрсәттек, алар бүгенге көндә нинди хәлдә яши? Кеше үзенә булган хөрмәтне күргән, тойган вакытта гына бәйрәм була ала. Шатланырга нигез булмаса, ул нинди бәйрәм була, ди? Яңа елга кергәндә бәйрәм итәбез, дибез. Юк, без нәтиҗә ясыйбыз: үткән елда без үзебез өчен, халык өчен нәрсә эшләдек? Шуның шикелле, рамазан ае төгәлләнгәндә дә, без үзебезгә бер хисап кылырга тиеш: ураза аена кергәндә, мин нинди идем һәм нинди дәрәҗәгә күтәрелдем? Әгәр дә рамазан аенда кеше аз гына яхшы якка үзгәрмәсә, бу дөрес булдымы икән? Әгәр дә үзенең телен, гакылын, ашказанын тыеп, буш сүзләрдән, ялганнардан тыелып, ураза тотып та кеше үзгәрмәде икән - уразасыннан ни файда булды?

Кайчагында миңа: "Кеше үзгәрми инде ул, Аллаһы Тәгалә ничек яралткан, шулай яшибез, үзгәрү юк ул", - дип әйтәләр. Рәсүлебезнең: "Тау күчкәнгә ышан, кешенең холкы үзгәргәнгә ышанма", - дигән хәдисен дәлил итеп китерәләр. Хайваннарны да биергә, мотоциклда йөрергә өйрәткән бүгенге көндә ничек итеп кеше хәерлегә үзгәрә алмасын? Моның дәлиле - Аллаһы Тәгаләнең: "Мин сезнең хәлләрегезне үзгәртмим, үзегезне үзегез үзгәртмичә", - дигән аяте.
Кайвакытта без гаепне әллә кемнәр-дән - җитәкчедән, президенттан һ.б.дан эзлибез. Ә бит, югыйсә, Аллаһы Тәгалә: "Үзең үзгәрдеңме соң?" - ди. Рамазанда Аллаһы Тәгалә үзеңне үзгәртергә форсат бирә. Ашказанына ризык аз керә (ризыкны күп ашау ялкаулыкның, авыруларның сәбәбе), кан йөреше яхшыра, башыбыз яхшырак эшли башлый, организм җиңеләя. Димәк, үзеңне үзгәртүнең форсаты - бер ай ураза. Үзгәреш Аллаһы Тәгалә биргән холкы ягыннан түгел, ә әхлакый яктан була. Кешенең асылы үзгәрми, әмма аның шәхсияте, әхлагы дөрес, тугры якка үзгәрә. Әнә шул чакта без бәйрәм итәбез. Ярый, безнең рухыбыз Аллаһыдан бирелгән. Әмма әле безнең тәнебездә - 87 процент җир матдәсе. Шунлыктан 87 процент фикерләвебез - җирдән килгән фикерләү. Калган 13 процентыбыз гына рухи як белән фикерли һәм яши. Димәк, безнең матдиятебез дә бар. Ислам дине моны да онытмый һәм шәригатьтә безгә Гает алдыннан фитр сәдакасы бирүне фарыз иткән. Ул сәдака бервакытта да имамнарга, мөгаллимнәргә, мәчет төзелешенә, мәчетнең үзенә тотылмый. Коръән-Кәримдә фитр сәдакасының кемнәргә бирелергә тиешлеге төгәл әйтелгән: фәкыйрьләргә, мескеннәргә, юлда өзелеп калган мөсафирларга, бурычка баткан, яши алырлык хәлдә булмаган кешеләргә, ятим балаларга, инвалидларга. Ни өченме? Чөнки фәкыйрь кешенең гаиләсендә өстәленә куяр ризыгы булмаса, ул нинди бәйрәм була ди.

Калебен Исламга якынайту нияте белән фитр сәдакасын Исламда булмаган кешегә дә бирү мөмкин, диелә Коръән-Кәримдә. Фитр сәдакасы Гает намазына кадәр бирелә. Бу сәдака хәтта ана карынында булган бала өчен дә бирелә. Үлгәннәр, мәетләр өчен бирелми. Фитр сәдакасын туганнарың өчен дә бирергә ярый. Гаилә өчен бирү - мәҗбүри. Чит гаиләләр өчен фитр сәдакасын түләү мәҗбүри булмаса да, Аллаһы каршында әҗере зур
була.

Аллаһы Тәгалә Ураза бәйрәмен тыныч күңел илә һәм җәмәгатьчелек белән берлектә уздыруны, елның калган көннәрен, айларын да бары тик яхшы гамәлләр кылып кына үткәрүне һәммәләребезгә насыйп әйләсә иде.

Рамил хәзрәт ЮНЫС.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: