Бәхет-шатлык керсен һәр йортка
Котлыйбыз! Хөрмәтле бөгелмәләр, кадерле якташлар! Сезне Яңа ел бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Яңа ел - якты өметләр, шатлык-бәхет көтү мизгелләре ул. Бу көннәрдә узган ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.
Узып баручы ел сәяси һәм икътисади вакыйгаларга бай булды, районыбыз тарихында якты эз калдырды. Татарстан халкына бу ел мәркәзебез Казанда узган Бөтендөнья Җәйге универсиада уеннары белән истәлекле булды. Әлеге олуг вакыйганы үткәрүгә бөгелмәләр дә үзләреннән лаеклы өлеш кертте.
Бу елда без берничә күренекле датаны билгеләп үттек: шәһәребездә иң зур предприятиеләрнең берсе - "ТНГ-Групп" җәмгыятенең - 60; Татарстанда нефть чыга башлауның 70 еллыклары. Бөгелмә "АК БАРС АЭРО" авиакомпаниясе оешуга да 60 ел тулды. "Бөгелмә локомотив депосы" предприятиесе бер гасырлык юбилеен бәйрәм итте.
Без төп социаль программаларны гамәлгә ашыра алдык. Күп кенә гаиләләр һәм хөрмәтле ветераннарыбыз Яңа елны яңа квартирларда
каршылыйлар. Авыл участковыйлары өчен административ-торак комплекслары төзелә. Шәһәр һәм район территориясендә яңа җитештерү объектлары ачыла, өстәмә эш урыннары булдырыла. Яңа туган сабыйлар саны арта. Педагоглар, спортчылар, табиблар, мәдәният әһелләре, талантлы балаларыбыз үзләренең казанышлары белән куандырып торалар. Кадерле якташлар, болар һәм башка уңышларыбыз барысы да - сезнең белән безнең уртак тырышлык нәтиҗәләре ул.
Алда Татарстан Республикасында Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 ел көтә. Ул барыбыз өчен дә гаилә учакларының үзгә бер җылысы, якыннарыбызның игътибары арту белән күңелләргә уелып калырлык булсын. Һәрбер йортка иминлек, сәламәтлек һәм шатлык алып килсен. Яңа 2014 елда һәммәгез дә бәхетле һәм мул яшәгез!
Иң изге теләкләр белән,
Илдус КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 15:44Лилия Рахманова: “Үземнебелгәннән бирле мин рәсем ясыйм” Лилия Рахманова – тумышы белән Чарджоу (борынгы исеме Амуль) шәһәреннән.1500
-
28 февраль 2021 - 13:24Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (1–7 март) 1 марттан 7 мартка кадәр – кимеп баручы ай.3900
-
28 февраль 2021 - 11:41Россиядә укучылар өчен чыгарылыш имтиханнарын тапшыру кагыйдәләре үзгәртелде Бердәм дәүләт имтиханнарын югары уку йортларына керергә планлаштыручылар бирәчәк.4900
-
28 февраль 2021 - 10:57Азнакай районында янган автомобильнең йөртүчесе үлгән Машина тулысынча янып беткән.5100
-
28 февраль 2021 - 09:13Туган телем – минем дустым 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 8нче “Күкчәчәк” балалар бакчасында атналык тематик чаралар үтте.6800
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
20 февраль 2021 - 11:50Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
19 февраль 2021 - 10:3417-нче февраль көнне 32 еллык тарихы булган ,,Ихлас,, халык фольклор ансамбленең үзешчән артистлары, җыр-моң яратучы дусларны hәм шәhәребез кунакларын ,,Аулак өй,, гә кунакка чакырды.
-
26 февраль 2021 - 14:26Яшь бөгелмәлеләр үзләренең беренче паспортларын алдыларЯшь гражданнар илебезнең тарихы һәм символикалар буенча белемнәрен күрсәттеләр.37700
-
26 февраль 2021 - 14:26Яшь бөгелмәлеләр үзләренең беренче паспортларын алдылар Яшь гражданнар илебезнең тарихы һәм символикалар буенча белемнәрен күрсәттеләр.37700
-
26 февраль 2021 - 17:54Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары Татарстан колонияләрендә эш алып баручы имамнарның эш төркеме утырышында катнаштылар Чара барышында спикерлар узган ел нәтиҗәләре, агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар, иректән мәхрүм итү урыннарында рухи туендыруның төп өстенлекләрен билгеләделәр.20900
-
27 февраль 2021 - 18:31Синоптиклар Татарстанда янә буран чыгу һәм күз күреме начараю хакында кисәтте 28 февральдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава торышы бозылыр дип көтелә.15000
-
26 февраль 2021 - 15:35Дәүләт Думасы зоокибетләрдә хайваннар сатуны тыярга тәкъдим итте Зоокибетләрдә хайваннарны асрау шартларын аларга карата кырыс мөнәсәбәткә тиңләргә була, дип саный Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты башлыгы.12800
-
26 февраль 2021 - 16:27Алексей Песошин: “Бөгелмә районында 7,5 мең диярлек кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк” Премьер-министр узган ел нәтиҗәләре буенча Бөгелмә муниципаль районының мәгариф өлкәсендә бәхәссез лидер булуын билгеләп үтте.12600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика