Бөгелмә авазы

Бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары ачыкланмады.

Әмма ут-күршебез Баулы шәһәрендә коронавирус белән авыруның бер очрагы бар.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йогышы белән зарарлануның 39 очрагы теркәлгән:

Яңа ачыкланган очраклардан:

 

11 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 28 кеше өйдә дәвалана.
 

Чирнең читтән кертелгәннәре – 10, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 29.

Алар:

18 яшькәчә - 2
18 яшьтән 30 яшькәчә - 2
30 яшьтән 50 яшькәчә - 18
50 яшьтән 60 яшькәчә - 6
60 яшьтән 70 яшькәчә - 9
70 яшьтән 80 яшькәчә – 2

80 яшьтән 90 яшькәчә – 0

Казанда - 18
Яр Чаллыда - 6

Әгерҗе районында – 2

Тәтеш районында  – 2

Лаеш районында – 3

Түбән Камада – 5

Алабугада  – 1

Биектауда – 1

Баулыда – 1


Хөрмәтле якташлар! Әле чир чигенергә уйламый, бу шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен тиешенчә үтәүгә аеруча игътибарлы булыгыз. Җитди сәбәп кенә тумаганда,  өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз!
Өйдә тору – чирдән котыллуга тиң. Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: