Бөгелмә авазы

Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров бөгелмәлеләр белән очрашты

"Бердәм Россия " партиясенең 15 еллыгы уңаеннан, Бөгелмәдә депутатлар 21 ноябрьдән алып 1 декабрьгә кадәр халыкны кабул итә (кабул итү графигы газетабызда, саитта басылды). "Бердәм Россия " партиясенең Россия Федерациясе Федераль җыенының 7 чакырылыш Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы һәм җирле депутатлар 10 көн дәвамында техника йортында халык белән...

"Бердәм Россия " партиясенең 15 еллыгы уңаеннан, Бөгелмәдә депутатлар 21 ноябрьдән алып 1 декабрьгә кадәр халыкны кабул итә (кабул итү графигы газетабызда, саитта басылды). "Бердәм Россия " партиясенең Россия Федерациясе Федераль җыенының 7 чакырылыш Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы һәм җирле депутатлар 10 көн дәвамында техника йортында халык белән очрашачак. Бу хәерле эшне Ринат Хәйров ачып җибәрде. Исегезгә төшерәбез: Ринат Хәйров РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп безнең регионнан сайланды. Бөгелмәдә аның белән булган очрашу 23 ноябрьгә билгеләнгән иде. Халык депутаты янына үз гозерләре белән 4 кеше килде.

Рәшидә Эмиратлы, Шашин урамының 10 нчы йортында яши. Күпбалалы әни. Йортлары тузган торак исемлегенә кертелгән.

- Бу йортта безнең гаилә генә яши, калганнар, пропискада торсалар да, фатирны башка йортларда арендага алып тора, чөнки биредә яшәү өчен уңайлыклар юк, фатирыбызда суык, капиталь ремонт ясамадылар. Мөрәҗәгать итмәгән җир калмады. ТР министрлыкларына да, Россия Президентына да яздык. Хәзер йортыбыз "Тузган торак" программасына кертелде. Безгә яңа йорттан фатир тәкъдим иттеләр, ләкин бер бүлмәлене, ә без биш кеше анда яши алмыйбыз бит инде. Менә, дөреслек эзләп, депутат янына килдем, бәлки ярдәм итәр, - ди Рәшидә ханым.

Ландыш Гыйбадуллина шулай ук фатирының суыклыгыннан зарлана. Проблемалары 2010 елда Кызыл Армия урамының 20 нче йортына капиталь ремонт ясалгач башланган. Алар өстендә яшәүче фатирда җылы идән ясап куйганнар, шунлыктан Ландыш апаның фатирында суык икән.

- Кая гына бармадык, нинди генә инстанцияләргә йөрмәдек, файдасы юк. Безне күрше белән талаштырып кына бетерделәр. Ә мәсьәләнең чишелешенә барысы да күз йома. Аптырадык инде. Ринат Хәйров - зур кеше, аның сүзе бәлки үтемле булыр дип, кабул итү көненә килеп язылдым, - ди Ландыш Гыйбадуллина.

Ринат Хәйров ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә кире какмады, барысын да игътибар белән тыңлады һәм җавабын язма рәвештә бирергә вәгъдә итте.

- Мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам иттереләчәк, халык безне сайлап алган икән, без алар алдында җавап тотабыз һәм ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер, - диде ул.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: