Бөгелмә авазы

Бүген Карабаш бистәсендә чыккан янгын кеше гомерен яндыра

Бүген 4 сәгать 42 минутта Бөгелмә районының Карабаш бистәсе, Мөхәммәтҗанов урамы, 20 йорт адресы буенча янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын объекты: кирпечтән төзелгән йортның 3 нче катында урнашкан 2 бүлмәле фатир. Фатирның мәйданы - 49 м2, газ, электр кертелгән. 21 янгын сүндерү бүлегенең дежур каравылы килеп җиткәндә фатирдан...

Бүген 4 сәгать 42 минутта Бөгелмә районының Карабаш бистәсе, Мөхәммәтҗанов урамы, 20 йорт адресы буенча янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын объекты: кирпечтән төзелгән йортның 3 нче катында урнашкан 2 бүлмәле фатир. Фатирның мәйданы - 49 м2, газ, электр кертелгән.

21 янгын сүндерү бүлегенең дежур каравылы килеп җиткәндә фатирдан куе төтен чыгуы күзәтелә, 3 нче катта урнашкан фатир тәрәзәсеннән хатын-кыз ярдәм сорап кычкыра. Фатирга керә торган тимер ишек бикле була.

2 минуттан 1986 елгы хатын-кыз коткарыла. Аңа зыян килми. Фтирда йорт хуҗабикәсе булуы ачыклана.

Аш бүлмәсенең идәнендә 1969 елгы, аңын югалткан хатын-кыз гәүдәсе табыла. Ул тиз арада ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырыла. Кызганычка, ул юлда җан бирә.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: