Бөгелмә авазы

Бүген - Хәтер һәм кайгы көне

22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Хәтер һәм кайгы көне кысаларында, Бөгелмә районында дә шактый чаралар үтә. 1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм итте, хәрби һәм стратегик объектларны һәм бик күп шәһәрләрне утка тотты,...

22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Хәтер һәм кайгы көне кысаларында, Бөгелмә районында дә шактый чаралар үтә.

1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм итте, хәрби һәм стратегик объектларны һәм бик күп шәһәрләрне утка тотты, басып алды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән, СССР 27 млн-га якын кешесен югалткан, әмма җиңеп чыга алган Бөек Ватан сугышы әнә шулай башлана. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыныннан азат итү һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч өлеш кертте.

Бу көнне күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә һәм әлеге сугыш, анда һәлак булучылар искә алына.

Җиңү бик күп көч сарыф итеп зур югалтулар аша килде. "Татар-информ" элек биргән мәгълүмат буенча, 8 684 400 кеше үтерелгән, яралардан һәм коллыкта үлгән. Санитар югалтулар 18 миллион кеше тәшкил иткән. Сугыш 27 миллион ватандашның гомерен өзгән. Йөзләгән шәһәрләр, меңләгән авыллар, күп кенә предприятиеләр, завод-фабрикалар җир белән тигезләнгән. Күп санлы матди кыйммәтләр юкка чыгарылган. Авыл хуҗалыгына зур зыян китерелгән. Сугыш алып килгән хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел.

Ленинградны блокадага алу көннәрендә балалар өлкәннәр белән беррәттән ачлык һәм салкын кичергән. Алар флотта да хезмәт куйган, партизан отрядларында разведчик, фашист концлагерьларында тоткын да булган. Сугыш аларның туганнарын һәм якыннарын, йортларын алган һәм балачакларыннан мәхрүм иткән.

Завод-фабрикаларда, колхоз-совхозларда совет сугышчыларына тыл хезмәтчәннәре ярдәм иткән, алар арасында сугышка киткән ирләрне-угылларны алыштырган картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр булган. Татарстан халкы уртак җиңүгә зур өлеш кеткән. 1941-1945 елларда Татарстан Республикасы сәнәгате фронт кирәк-яраклары өчен 500 төрдән артык продукция чыгарган, шул исәптә хәрби самолетлар да.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше чакырылган, 350 меңнән артык кеше кире әйләнеп кайтмаган. 226 татарстанлыга батырлык күрсәткән өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 48 кеше өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән, 100 меңнән артык кешегә орденнар һәм медальләр тапшырылган.

tatar-islam.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: