Бөгелмә авазы

Бүген Бөгелмәдә Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган тантаналы митинг үтте (+ФОТОЛАР)

Бүген Бөгелмә шәһәренең Техника йорты каршындагы мәйданында "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Бөгелмә җирле бүлеге һәм Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре Профсоюзлар Федерациясенең бердәм митингы үтте. Ул 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланды. Чарада хезмәт коллективлары вәкилләре, җәмәгать оешмалары, "Единая Россия"леләр һәм яшь гвардиячеләр катнашты. Мәйданда патриотик музыка...

Бүген Бөгелмә шәһәренең Техника йорты каршындагы мәйданында "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Бөгелмә җирле бүлеге һәм Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре Профсоюзлар Федерациясенең бердәм митингы үтте. Ул 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланды. Чарада хезмәт коллективлары вәкилләре, җәмәгать оешмалары, "Единая Россия"леләр һәм яшь гвардиячеләр катнашты.

Мәйданда патриотик музыка яңгырап торды, яшь гвардиячеләр бәйрәмгә килүчеләргә Георгий тасмалары һәм флаглар таратты.

Митинг бәйрәм концерты белән башланып китте. Шәһәрнең иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгать вәкилләре тамашачыларның күңелләрен күрү өчен барысын да эшләде.

Митинг меңләп кешене берләштерде.

"Профсоюзлар Федерациясе" рәисе Марина Грачева һәм шәһәрнең профсоюз оешмалары рәисләре халык алдында чыгыш ясады һәм митингның йомгаклау резолюциясен кабул итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: