Бөгелмә авазы

Бүген Бөгелмә муниципаль районында тагын ике кешенең коронавирус белән авырып китүе мәгълүм булды

Күрше Әлмәт һәм Лениногорск районнарында – 3әр, Азнакай районында – ике һәм Баулы районында бер кеше COVID-19 белән авырган.

Татарстанда тагын 61 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Аларның берсе чирне республикадан читтә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тугыз кеше хастаханәгә салынган, 52 кеше өйдә дәвалана», – диелә хәбәрдә.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 1

18 яшьтән 30 яшькәчә – 5

30 яшьтән 50 яшькәчә – 28

50 яшьтән 60 яшькәчә – 8

60 яшьтән 70 яшькәчә – 15

70 яшьтән 80 яшькәчә – 4

80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.    

Шәһәр һәм районнар буенча:

1. Казанда – 35

2. Азнакай районында – 2

3. Әлмәт районында – 3

4. Баулы районында – 1

5. Бөгелмә районында – 2

6. Буа районында – 3

7. Югары Ослан районында – 3

8. Биектау районында – 1

9. Яшел Үзәндә – 1

10. Кама Тамагы районында – 1

11. Кукмарада – 1

12. Лаеш районында – 2

13. Лениногорск районында – 3

14. Түбән Камада – 1

15. Саба районында – 2

Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 9 366 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 8 223 кеше, шул исәптән 49 узган тәүлектә терелгән.

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлде», - дип искәрттеләр министрлыкта.

1954 елгы ир-атны йогышлы авырулар госпиталенә «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенәю фонында аның хәле тагын да начарланган.

Вируслы пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән 1974 елгы ир-ат хроник авырулардан интеккән.

Ике очракта да патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә вирус идентификацияләнгән, дип искәрттеләр ведомствода.

17 ноябрьгә Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән барлыгы 123 үлем очрагы теркәлде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: