Бөгелмә авазы

Бөгелмәне зур үзгәрешләр көтә

Бөгелмәнең төп идеясе – шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан мөһим территорияләрне берләштерүче җәяүлеләр маршруты булдыру.

“Шәһәр үзәген активлаштыру” проектының федераль конкурста җиңеп

чыкканын белми калган кеше юктыр инде. Берничә ай дәвамында шәһәр

халкы, Казан архитекторлары белән бергәлектә, Бөгелмәне ничек итеп

замана кешесенә җайлау мәсьәләсен хәл итте. Нәтиҗәсе – конкурска

тәкъдим ителгән һәм җиңеп чыккан проект.

Бөгелмәның “Шәһәр үзәген активлаштыру” проекты кече шәһәрләрдә һәм

тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру проектлары Бөтенроссия

конкурсында җиңеп, 100 миллион сум грантка ия булды. Әлеге конкурста Россия

федерациясенең 82 регионыннан 198 проект катнашкан.

Бөгелмәнең төп идеясе – шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан мөһим

территорияләрне берләштерүче җәяүлеләр маршруты булдыру. Төгәлрәге: шәһәр

сулыгының яр буен, үзәктәге җәяүлеләр урамнарын, төп шәһәр мәйданын,

Соколка тавындагы табигый зонаны һәм шәһәр урманын төзекләндерү.

Бөгелмә проекты бик үзенчәлекле. Ул үз эченә шәһәр тарихын алган. Шәһәр

үзәгендә урнашачак объектлар юктан гына пәйда булмаган. Аңа төгәлрәк

ачыклык кертер өчен, бөгелмә журналистлары Бөгелмәнең баш архитекторы

Марсель Каюмов белән әңгәмә корды.

- Марсель Рамилевич, ни өчен конкурста катнашу өчен нәкъ менә шәһәр

үзәге һәм Соколка тавы сайлап алынды?

- Халык белән җыелып сөйләшү инде күркәм традициягә әйләнде. Шәһәр

халкы, мәктәп укучылары белән очрашып сөйләшкәндә, без аларга шәһәрдә нинди

үзгәрешләр кирәк булуын сорадык. Шунысы аянычлы булды, мәктәп

укучыларының 100 проценты Бөгелмәдә калырга теләми. Ни өчен һәм аларга

нәрсә җитмәвен ачыкларга булдык. Безнең районның мәгариф өлкәсе көчле белем

бирүче, шуңа күрә Бөгелмә укучылары Татарстандагы гына түгел, ә Россиянең

башка регионнарындагы иң алдынгы югары уку йортларына укырга керә ала.

“Сезгә шәһәргә кире кайту өчен нәрсә җитми” дигән сорауга алар: “Безгә биредә

үзебезне реализацияләү өчен мөмкинлекләр юк” дип җавап кайтардылар. Шулай

итеп, халык фикерен бергә туплагач, шәһәр үзәгендә тукталдык.

- Шәһәрнең үзәк мәйданы зур үзгәреш кичерәчәкме?

- Халык анда үз вакытын актив уздыра алу мөмкинлеген төп нигез итеп

алдык. Зур үзгәрешләр кертмичә, җиңел генә архитектура алымнары белән

мәйданга җан өрәчәкбез. Чәчәк түтәлләрен үзгәреш көтә, яңа проект буенча анда

утыргычлар пәйда булачак. Тарих битләренә күз салсак, Бөгелмә үзәгендә ел

дәвамында анда өч ярминкә узган, аларның һәркайсы икешәр айга сузылган.

Димәк, ярты ел дәвамында безнең шәһәр үзәге гөрләп торган. Бирегә якын-тирә

губерналардан халык җыелган. Без әлеге тарихи фактны өлешчә торгызырга

булдык. Ярминкә павильоннары пәйда булачак. Биредә авыл хуҗалыгы

ярминкәләре түгел, ә фестивальләр оештыру планда.

Бүгенге көндә файдаланылмый торган урыннарны активлаштыру максат

булып тора. Балалар мәйданчыгы, Ленин сыны артындагы территориядә кечкенә

сулык, сәхнә пәйда булачак, ЗАГС артыннан Соколка тавына менү юлы барлыкка

киләчәк.

- Соколка тавы әлеге проектка ничек килеп эләкте?

- “Соколка тавын шәһәр үзәге” дип саныйбыз диде бөгелмәлеләр. Әйе, ул

шәһәр үзәгендә, ләкин инфраструктурадан аерылган. Шуңа күрә аңа бару юлын

уйлау кирәк булды. Без әлеге мәсьәләне чишүгә ирештек. Соколка тавы бит ул

шәһәрнең иң үзенчәлекле урыннарының берсе. Бөгелмәлеләр анда фотога төшергә

ярата, чыгарылыш сыйныф укучылары таң атуны каршылый. Биредә берничә

смотровой мәйданнар барлыкка киләчәк. Алар төрле дәрәҗәдә булачак.

Шуларның берсендә вышка урнаштырылачак. Аның эскизын тарих битләреннән

алдык. Ул шәһәр янгын сүндерү охранасы каланчасын хәтерләтәчәк. Соколка

тавыннан чаңгы базасына, урманга һәм Пугачев мәгарәләренә узып булачак.

Әлеге мәгарәләр, капланган булуга карамастан, геофизикларны җәлеп итеп,

биредә казу эшләре буенча фестиваль оештырырга уйлыйбыз. Аның нәтиҗәсендә

легендаларга ачыклык кертер идек. Болар барысы да безнең халыкта шәһәр

тарихына карата кызыксыну уятыр дигән фикердә калабыз.

- Бөгелмәдә үзгәрешләрне кайчан көтәргә? Проект кайчан тормышка

ашырылачак?

- Нәтиҗәсе инде 2019 ел азагына кадәр күренергә тиеш. Хәзер без тирәнтен

проектлау стадиясенә керешәбез. Эшләрне башкаруга быелдан тотыначакбыз.

Әлеге проект белән кызыксынган инвесторлар да пәйда булды. Икътисади яктан

территориянең потенциалын күтәрү мөмкинлеге ачылды. Шәһәр халкы өчен

өстәмә эш урыннары да тудырылачак.

- Проектны гомумән кемнәр булдырды һәм аның федераль конкурста

җиңеп чыгуы кемнең хезмәте зур дип саныйсыз?

- Проектның төп авторлары – бөгелмәлеләр. Активистлар, эшмәкәрләр,

мәктәп укучылары, туган як тарихын өйрәнүчеләр, тарихчылар барысы бергәләп,

шәһәрне ямләндерү өстендә эшләделәр. Ул бик тиз булдырылды. Аларның

идеяләрен архитекторлар проектка әверелдерде.

Бөгелмәлеләрнең проекты, ничәмә-ничә кешенең хезмәте җиңүен без баштан

ук ышанып, өметләнеп көттек. Шәһәр үзәген активлаштыруга багышланган

очрашуларда катнашкан кешеләр үзләре өчен, киләчәк буыннары өчен тырышты.

Төрледән-төрле фикерләр күп кабул ителде, аларны бер калыпка салып ясалган

проект җиңү яуларга иреште. Бу гомуми җиңү, аңа өлеш керткән һәр

бөгелмәленең җиңүе. Хәзер безгә аларның хыялын тормышка ашырасы гына

калды. Бу үзгәрешләр, Бөгелмә имиджы өчен бик уңай роль уйнаячак дип

ышанып калабыз.

Автор фотосы һәм проекттан күренешләр.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: