Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең тормышка гашыйк ветераны

Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була. Фатих Кәримнең әлеге сүзләре Мидхәт Гали улы Ярмөхәммәдов турында дисәм, аз гына да ялгышмам. Күкрәгенә орден-медальләр таккан, чал чәчле Бөек Ватан сугышы ветеранын күргәч, шул шигырь искә төшә. Мидхәт Гали улы Ярмөхәммәдов 7 август көнне үзенең 95 яшьлек...

Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.

Фатих Кәримнең әлеге сүзләре Мидхәт Гали улы Ярмөхәммәдов турында дисәм, аз гына да ялгышмам. Күкрәгенә орден-медальләр таккан, чал чәчле Бөек Ватан сугышы ветеранын күргәч, шул шигырь искә төшә. Мидхәт Гали улы Ярмөхәммәдов 7 август көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул дәһшәтле сугыш елларын үтеп, шул яшенә чаклы сәламәтлеген һәм яшәү дәртен югалтмаган кеше буларак, ул күңелдә кызыксыну һәм олы хөрмәт хисләре уята. Олуг бәйрәме белән бу көнне аны туганнары, балалары, җирле хакимият җитәкчеләре, социаль яклау үзәге һәм Ветераннар советы вәкилләре котлады.

Мидхәт бабай сер бирә торганнардан түгел, көр күңелле, һәрвакыт елмаеп кына тора. "Озак яшәүнең сере нидә?" - дигән сорауга җавабы да әзер иде.

- Әтием репрессиягә эләгеп аннан әйләнеп кайтмады. Аның белән төрмәдә утырганнар: "Биш намазын калдырмады. Һәрвакыт мин күргәнне балаларым күрмәсен, мин кичергәнне аларга кичерергә язмасын. Мул тормышта яшәсеннәр, уңышлы булсыннар, дигән теләктә булды", - дип кайтып сөйләгәннәр. Әтием Галинең теләкләре, догалары тормышка ашты. Аллага шөкер, зарланырлык җирем юк. Гаиләм зур, балаларым тәрбияләп тора үземне. Гаиләм минем өчен һәрвакыт беренче урында булды, - ди Мидхәт бабай.

Күпне күргән Мидхәт Гали улы Ярмөхәммәдов 1922 елда Башкортстанның Стәрлетамак районының Тятер-Арслан авылында туып үскән. Бүгенге көндә туганнары арасында (6 бала туып-үскән бу гаиләдә), исәннәрдән бары ул гына икән. Шуңа күрә дә ул туган-тумачаларының барысы өчен "дәү әти", "дәү абый" булып тора.

1942 елда Мидхәт Гали улы Төркмәнстандагы Орлов пехота училищесыннан сугышка китә. Сугышка кергәндә инде ул кече командирлар составында була. Воронеж юнәлешендә Балашов авылында фашист илбасарларына каршы беренче тапкыр сугышка керә. Фронтта туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәт белән "Ватан өчен!" дип, үз-үзен аямыйча көрәшә, күп иптәшләрен үлем тырнагыннан коткара. Ярты елдан соң авыр сугышларның берсендә ул үзе дә яралана һәм Кемероводагы госпитальгә җибәрелә. Мидхәт Гали улы Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул өйләнә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Эш стажы 42 елга тулган. Бүгенге көндә аның 5 баласы: 1 кызы һәм 4 кадерле улы бар. Хәзер инде гаилә башлыгын 12 оныгы һәм 9 оныкчыгы шатландырып тора. Алар - Мидхәт Гали улын дөньядагы иң матур сүзләр белән юатып торучылар, ә "дәү әти" - алар өчен зур тәрбияче. Бабай үзенең зирәклеге белән кечкенәләрне генә түгел, ә өлкәннәрне дә таң калдыра икән.

- Бабабыз безгә акыллы киңәшләр бирүче кеше ул. Төпле сүз ишетәсебез килсә, аның янына ашыгабыз. Ул тормышны ярата. Моңа кадәр күгәрченнәр тотты, аларны үзе тәрбияләде. Оптимист буларак, шаяртып алырга да ярата. Һәрвакыт көр күңелле. Аның күңел җылысы бөтенебезгә дә җитә. Без аның белән горурланабыз, - ди оныгы Регина.

- Бу гаиләгә килеп кергәч, шунысы аптыратты мине: биредә булачак кайнатам белән кайнанам бер-берсенә "сез" дип эндәшәләр иде. Бу эндәшү сүзенең асылын мин соңыннан аңладым. Бу ир һәм хатын-кызның бер-берсенә булган хөрмәте булган. Гомумән, бер-береңне ихтирам итү, игътибарлы булу - Ярмөхәмәдов гаиләсенең асылы. Мидхәт бабайны безнең тормыш укытучысы буларак, иң якын кешебез буларак хөрмәт итәбез, үзебез дә, балаларыбыз да аның өчен җан атып тора, - ди бабайның килене.

Мидхәт Гали улы яшь чагыннан ук балык тотарга ярата икән, тик еллар үзенекен итә шул. Су буйларына барып йөри алмый ул хәзер. Көннәрен күбрәк өйдә уздыра. Ә менә яраткан шөгылен - гармун, тальян тартуыннан ташламаган. Юбилеенда да гармун сузып җырлар җырлады ул. Өлкәннәр дә, кечкенәләр дә аңа озын гомер, сәламәтлек теләде һәм 100 яшьлек юбилеенда кабат очрашырга сүз куешты. Бәхетле булыгыз Мидхәт ага, кадер-хөрмәттән өзелмәгез, сез моңа лаек.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: