Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең “Шусам” ансамбле халык исеменә лаек

"Шусам" вокаль ансамбле – Бөгелмә муниципаль районы клублар системасы авыл мәдәният учреждениеләрендә чуваш җырын башкаручы бердәнбер коллективы.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының карары нигезендә, Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең Наратлы авыл мәдәният йортында эшләүче "Шусам" вокаль ансамбленә “Үзешчән халык коллективы” дигән исем бирелде.

"Шусам" вокаль ансамбле – Бөгелмә муниципаль районы клублар системасы авыл мәдәният учреждениеләрендә чуваш җырын башкаручы бердәнбер коллективы. Коллективның төп оештыручысы – Светлана Аркадьевна Корчагина. Аның җитәкчелегендә борынгы чуваш милли киемнәрен, баш киемнәрен һәм бизәк-әйберләрен торгызу буенча зур эш башкарыла.

2017 елда «Шусам» вокаль ансамбле коллективы оешуга 30 ел тулды. Тамашачылар ансамбльнең һәр чыгышын яратып каршы ала. Һәрбер коллектив шундый бай тарихы һәм гастрольләрдә актив эшчәнлек алып баруы белән мактана ала. Коллектив берничә тапкыр Бөтенроссия, республика фестивальләре һәм конкурслары лауреаты була, шәһәр һәм район чараларында даими катнаша.

"Шусам» вокаль ансамбле халык иҗатын үстерүгә, чуваш милли мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш кертә һәм «Үзешчән халык коллективы» дигән мактаулы исем бирелү моңа тулы дәлил.

“Үзәкләштерелгән район клублар системасы” учреждениесенең методик бүлеге.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: