Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең шәһәр маршрутларында үзгәрешләр

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты шәһәр халкына һәм кунакларга 8 нче һәм 9 нчы май көннәрендә - Бөек Җиңүнең 71 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү чорында Гафиятуллин урамында (Калинин урамыннан башлап, Шашин урамына кадәр булган участокта), Муса Җәлил урамында (Совет урамыннан алып, Ворошилов урамына кадәрге участокта) вакытлачы транспорт хәрәкәте туктатылуын...

 

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты шәһәр халкына һәм кунакларга 8 нче һәм 9 нчы май көннәрендә - Бөек Җиңүнең 71 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү чорында Гафиятуллин урамында (Калинин урамыннан башлап, Шашин урамына кадәр булган участокта), Муса Җәлил урамында (Совет урамыннан алып, Ворошилов урамына кадәрге участокта) вакытлачы транспорт хәрәкәте туктатылуын хәбәр итә.

Автотранспорт чараларын йөртүчеләргә әлеге урамнарны уратып узу өчен түбәндәге маршрутлар тәкъдим ителә: Гафиятуллин урамы -Калинин урамы - Воровский урамы - Муса Җәлил урамы - Алиш урамы - Гоголь урамы, 14 Корбан урамы.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: