Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең милләтпәрвәр шәхесе

2 - 6 август көннәрендә Казан бөтен дөнья татарлары каласына әверелә. Биредә VI Бөтендөнья Татар Конгрессы узачак. Анда егермедән артык ил делегатлары катнашыр дип көтелә. Исемлектә - Австралия, Германия, АКШ, Казахстан, Польша, Эстония һәм башкалар. Татарстанның һәр районыннан берәр делегат һәм район башлыгы катнаша. Татар гаиләсендә туган, татар мәктәбен тәмамлаган,...

2 - 6 август көннәрендә Казан бөтен дөнья татарлары каласына әверелә. Биредә VI Бөтендөнья Татар Конгрессы узачак. Анда егермедән артык ил делегатлары катнашыр дип көтелә. Исемлектә - Австралия, Германия, АКШ, Казахстан, Польша, Эстония һәм башкалар. Татарстанның һәр районыннан берәр делегат һәм район башлыгы катнаша.

Татар гаиләсендә туган, татар мәктәбен тәмамлаган, югары уку йортында татар телендә белем алган, Татар мәдәният үзәген булдырган, торгызган, җаны-тәне белән үз милләте өчен үлеп яшәүче - Флюра Шәрипова. Аңардан кала тагын кемне Бөгелмә делегаты итеп күз алдына китереп була?! Безнең газета укучыларыбыз Флюра Шәрипова белән инде күптәннән таныш. Татар мәдәният үзәге җитәкчесе буларак кына түгел, ә аның иҗади ягын да бик яхшы беләләр. Аның сәнгатькә, иҗатка мәхәббәте гаиләдән башланган.

- Әти безгә биремнәрне шигырь юллары белән куша иде. Әнием гомере буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Ул да сәнгатькә гашыйк кеше иде. 5 яшемнән, әнигә ияреп, спектакльләрдә рольләр башкара башладым. Урындыкка бастырып, миннән гел шигырь сөйләтәләр, җыр җырлаталар иде.

- Флюра Вәлиевна, ничек итеп сәнгать юлына килеп кердегез?

- Тәрбияче юлын сайлап, Чистайның мәктәпкәчә тәрбия бирү училищесына укырга кердем. Укуымны тәмамлаган вакыт Казанда мәдәният һәм сәнгать институты ачылган елларга туры килде. Әле ул танылырга өлгермәгән иде, шуңа күрә район уку йортлары буйлап анда укырга керергә теләүчеләрне чакырып йөрделәр. Мин активист булгач, училище директоры чакырып алып, теләгемне сорады. Элек минем бу хакта уйлаганым да булмады, ризалашып, кереп карарга булдым. Бер урынга алты кеше туры килә иде. Керергә теләүчеләр күп булуга карамастан, институтка узган студентлар исемлегенә мин эләктем. Укып бетергәннән соң Баулыга җибәрделәр. Анда 23 ел режиссер булып, аннары ЗАГС директоры булып эшләдем. Шуннан соң язмыш мине Бөгелмәгә алып килде. Яшьләр сараенда директор булып эшләдем. Мин анда эшләгән өч елда ул татарлар үзәгенә әверелде. Шуннан соң Хәким бай йорты үзенә тартты. Ярымҗимерек бинаны торгызып булуына беркем дә ышанмады. 2001 елда иске йортларны торгызу буенча Бөтенроссия грантын оттык. Әкренләп-әкренләп торгызу эшенә керештек. Бу бинаны торгызу өчен 56 миллион сумнан артык акча тотылды.

- Сез - Бөгелмә татарлары өчен күпне эшләгән шәхес. Алда нинди зур максатларыгыз бар?

- Быел миңа 65 яшь тула. Үз алдыма куйган максатларны үтәдем кебек. Бүген инде медальләр дә, бирелгән исемнәр дә артык сөендерми. Ә менә Бөтендөнья татар конгрессына делегат итеп сайлаулары барлык бүләкләрдән дә югары. Бу минем хезмәтләремне тану дип кабул итәм. Дөнья делегатлары каршында, район башлыгы белән бергәлектә Бөгелмәне тәкъдим итү - минем өчен зур дәрәҗә.

- Бөтендөнья Татар Конгрессына беренче тапкыр баруыгыз. Сез аннан нәрсә көтәсез һәм нинди мәсьәләләр күтәрелүен теләр идегез?

- Миңа телне саклау мәсьәләләре күтәрелгән темалар бик кызыклы. Үз телебезне бүгеннән сакламасак, 50 елдан аның югалу ихтималы бар. Бу инде белгечләр дәлилләгән сан. Татар теле бүген көнкүрештә генә калып бара. Татарстанда татар теле рус теле белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм. Бүген Бөгелмә халкы безнең туган телгә карата тупас карашта. Безнең бит татар теле укытучыларыбыз да Тукай телендә дөрес итеп сөйли белми. Басымнарны дөрес куймый, сүзләрне дөрес әйтми. Ләкин мин якты киләчәккә ышанам! Телне саклап калу өстендә без әле эшләячәкбез.

Әңгәмәдәш - Ләйсән Бикбулатова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: