Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең матур гаиләләре - матурлык ясый белә

Геннадий Юртайкин - Гоголь урамының 65 нче йорты "герое". Бу лаеклы исемне ул инде икенче елын йөртә. Нигә дисезме? Җавап гади. Моның өчен әлеге йорт ишегалдына килеп, ул ясаган матурлыкны күрергә кирәк. Биредә дистәгә якын йомшак балалар уенчыгы үзенә урын тапкан. Менә фил, менә маймыл һәм башка курчаклар. Алар аллы-гөлле...

Геннадий Юртайкин - Гоголь урамының 65 нче йорты "герое". Бу лаеклы исемне ул инде икенче елын йөртә. Нигә дисезме? Җавап гади. Моның өчен әлеге йорт ишегалдына килеп, ул ясаган матурлыкны күрергә кирәк. Биредә дистәгә якын йомшак балалар уенчыгы үзенә урын тапкан. Менә фил, менә маймыл һәм башка курчаклар. Алар аллы-гөлле чәчәкләр арасында агач төбендә, махсус ясаган утыргычта зонтиклар тотып утыра. Бер сүз белән әйткәндә, дүрт йортның ишегалдына кояш кебек нур чәчеп тора.

Геннадий Юртайкин гомер буе Бөгелмә механика заводында тимерче булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда, халыкча әйткәндә - пенсиядә. Тик утырырга яратмаган Геннадий ялга чыккач та кул эшен ташламаган. Ул элек үз йорты белән яшәгән икән.

- Балаларга уенчыклар ясап бирергә ярата идем. Хәзер балалар да, оныклар да үсеп беттеләр. Ә алардан калган уенчыкларны чүплеккә чыгарып ташларга кызганыч. Шуңа күрә ишегалдына урнаштырдым, - ди ул. Тормыш иптәше Антонина:

- Ул оста куллы кеше. Матурлыкны ярата. Хәтта клумбаларга чәчәкләрне дә ул үзе утыртып, үзе су сибеп карап тора. Бу гүзәллеккә сокланмаган кеше юк. Кечкенә балалары булган әниләр биредә фотога төшәргә ярата. Ә яшь парлар курчаклар янындагы эскәмияләргә утырып кич уздыра, - ди.

Сокланырлык җир бар шул. Күз явын алырлык матурлыкны күргәч, шәһәр мэры Линар Закиров та үрнәк булырлык күренешне телефонына рәсем төшерергә ашыкты. Ул якын-тирәдәге йортларда барган капиталь ремонтны карап йөри иде.

- Геннадий! Сезнең телефон номерыгызны минем урынбасарларым язып алсын әле. Без сезне Шәһәр көненә чакырырбыз, истәлеккә бүләк тапшырырбыз. Сезнең кебек кешеләр шәһәребездә күбрәк булса, ул тагын да ямьләнер иде, - диде ул.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: