Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең кыр батырларына рәхмәт

Бөгелмә районында игенчеләрне хөрмәтләү юнәлешендә 2005 елда старт бирелгән матур традицияне дәвам иттерәләр. Җирле хакимият җитәкчеләре, "Единая Россия" партиясе вәкилләре ел саен, чәчү чорында һәм урып-җыюда тырышлык күрсәткән хезмәт алдынгыларын тәбрикли. Быел әлеге күркәм эшне "Подгорный" хуҗалыгыннан башлап җибәрделәр. Биредә алдынгы игенче белән шоферны котладылар. Аларга вымпелларны Бөгелмә муниципаль районы...

Бөгелмә районында игенчеләрне хөрмәтләү юнәлешендә 2005 елда старт бирелгән матур традицияне дәвам иттерәләр. Җирле хакимият җитәкчеләре, "Единая Россия" партиясе вәкилләре ел саен, чәчү чорында һәм урып-җыюда тырышлык күрсәткән хезмәт алдынгыларын тәбрикли. Быел әлеге күркәм эшне "Подгорный" хуҗалыгыннан башлап җибәрделәр. Биредә алдынгы игенче белән шоферны котладылар. Аларга вымпелларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры, "Единая Россия" партиясе җитәкчесе Линар Закиров тапшырды.

Иң беренче итеп, вымпелны комбайнчы Илдар Шакуров алды.

Алмаз Әвхадиев иң яшь игенчеләр рәтендә алынгы.

Игенчеләр уңайлы һава шартлары торган һәр көннең кадерен белеп эшли.

- Уңыш быел яхшы гектарыннан 25 центнер чыга. Ә менә арыш юк. Һава торышы июнь аенда начар булды, - ди "Подгорный" хуҗалыгы җитәкчесе Тәүфыйк Салахов.

Кыр белән ындыр табагы арасында бертуктаусыз "КамАЗ"лар йөреп тора. Аларның берсендә районның алдынгы шоферы Альберт Татыев эшли булып чыкты.

- Көненә 8 рейс ясыйбыз. Көннәр яхшы торганда, эшләргә кирәк. Быел уңыш әйбәт булырга охшаган, - ди ул.

Биредә алдынгы сыер савучыны да котладылар. "Наратлы" хуҗалыгы савымчысы Асия Әхмәтҗановага Бөгелмә сөт комбинатыннан бүләкләр тапшырдылар.

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль район кырларында чәчелгән игеннең 52 проценты инде җыеп алынган.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: