Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең чын офицеры юбилеен билгеләп үтте

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Чибизов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге зур датаны Виктор Ильич туганнары белән бергә каршы алды. Аны котларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та килгән иде. Ул - чын офицер. Көр тавышы белән приказларны биреп кенә тора. Барысы да ул теләгәнчә булырга...

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Чибизов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге зур датаны Виктор Ильич туганнары белән бергә каршы алды. Аны котларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та килгән иде.

Ул - чын офицер. Көр тавышы белән приказларны биреп кенә тора. Барысы да ул теләгәнчә булырга тиеш.

- Шул вакытта тәртип була! - дип шаярта үзе ветеран.

Виктор Ильич - озын тормыш юлы узган шәхес. 50 ел дәвамында хәрби хезмәт куеп, кадровый офицер исемен йөрткән, подполковник булган. Аның хәрби хезмәте 1941 елның 22 июнендә башлана. Бу көнне Иваново-Франковск шәһәрендәге "Сельмаш" заводында эшләүче 20 яшьлек слесарь фронтка кузгала. Ул Кызыл Армиянең Мәскәү өлкәсендә урнашкан 767 нче зенит-артиллерия полкына эләгә. Бер елдан Виктор Ильич командир була. Көрәшченең күзе дә - үткер, сүзе дә - үткен, характеры да тимер кебек булып чыга. Отрядында да аны, яшь булуына карамастан, хөрмәт итәләр. Озакламый ул полк комсоргы булып сайлана.

Җиңү турындагы хәбәрне Виктор Чибизов Беренче Украина фронтына барганда ишетә. Сугыш беткәннән соң, ул озак еллар буе Иваново-Франковск шәһәрендә яши. Лаеклы ялга әлеге шәһәрнең ДОСААФ шәһәр комитетыннан чыга.

- Юбилей көнемдә үткән тормыш юлларын һәм елларын искә алып уздырдым. Иң кадерле кешем хатыным Мария иде. Аның белән Офицерлар йортында бәйрәм чарасында биегәндә таныштык. Бер-беребезне хөрмәт итеп, яратып яшәдек. Алтын туебызны да билгеләп үткән идек. Тик шуннан соң озак та тормыйча, ул вафат булды. Бик кайгырдым. Соңыннан мине балалар Бөгелмәгә алып килде. Хәзер кызым гаиләсендә яшим. Быелдан башлап, урамга чыкмый башладым. Аякларым авырта. Өченче каттан төшеп йөрүе авырга туры килә. Урамны хәзер балконга чыгып кына күрә алам. Күршеләремә шуннан сәлам бирәм, урам яңалыкларын ишетәм, - ди ветеран.
Шәһәр мэры Линар Закиров Виктор Ильичка РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды. Чәй табыны янындагы сөйләшү-күрешүдән соң, шәһәр мэры ветеран белән ел саен очрашып торырга сүз бирде. Ветеранны котларга шулай ук "Татнефтеснаб" җәмгыятеннән дә (юбиляр әлеге оешмага беркетелгән ветеран икән) килгәннәр иде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: