Бөгелмә авазы

Бөгелмәне чүптән арындырабыз

1 апрельдә Бөгелмә муниципаль районында, бөтен республикадагы кебек үк, санитар-экологик икеайлык старт алды...

1 апрельдә Бөгелмә муниципаль районында, бөтен республикадагы кебек үк, санитар-экологик икеайлык старт алды. 31 майга кадәр күмәк көч белән скверларда, ишегалларында һәм башка территорияләрдә тәртип урнаштырылачак.

Бөгелмә мэриясендә торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары вәкилләре катнашында санитар-экологик икеайлык үткәрү, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин үткәрде.

Эшләр 2019 елның мартында расланган карар нигезендә, шулай ук район территориясен санитар чистарту буенча чаралар планы нигезендә башкарылачак.

 Безнең эшчәнлекне координацияләү һәм башкарыла торган эшләрнең сыйфатын контрольдә тоту өчен оператив төркем оештырылды. Ул территорияләрне чистарту белән җитәкчелек итәчәк һәм эш барышын контрольдә тотачак, атна саен нәтиҗәләр чыгарачак, – дип сөйләде Адел Галиуллин.

Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе хезмәттәшләрен агач һәм куаклар утыртуга, киселгән участокларны яңартуга аерым игътибар бирергә, санитар зоналарны конкрет җирдән файдаланучыларга беркетергә, халык белән даими рәвештә аңлату һәм оештыру эшләрен алып барырга, территорияләрне төзелеш чүп-чарыннан вакытында чистартуны тәэмин итәргә чакырды.      

Санитар-экологик икеайлык үткәрү турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков сөйләде. Бу – җирле үзидарә органнарының көчәйтелгән режимда эшләү вакыты. 

 “2019 елның 6, 13, 20, 27, 30 апрель һәм 7, 24, 31 май көннәрендә Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге барлык милек формасындагы предприятиеләр катнашында, шулай ук шәһәр һәм район халкын җәлеп итеп, гомумшәһәр һәм район өмәләре игълан ителде. Капчыкларга җыелган чүп-чар шәһәр урамнарыннан бары өмә дип игълан ителгән көннәрдә генә чыгарылачак. Бу барлык милек формасындагы предприятиеләргә кагыла, – дип аңлатты Михаил Конков.

Административ-техник инспекция хезмәтенә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар белән эшне активлаштырырга, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү өчен чаралар күрергә тәкъдим ителде.

“Икеайлык дәвамында территорияләрне чистарту буенча мониторинг үткәреләчәк. Бу эш 1 апрельдән башланды.  Монда административ-техник инспекциянең актив катнашуы сорала, алар шәһәр микрорайоннарында урнашкан сәүдә үзәкләре һәм башка учреждениеләр территорияләрен тикшереп торачак, – диде Адел Галиуллин. – Хокук бозучыларга штраф санкцияләре кулланылачак”.

Өмәләр чорында чүп-чарны чыгару эшен “Гринта” ҖЧҖ башкарачак. Икеайлык чорында хезмәт көчәйтелгән режимда эшләячәк, шул исәптән чүпне күпфатирлы йортлар мәйданчыкларында урнашкан контейнерлардан чыгару буенча да актив эш алып бару каралган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: