Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең авыл хуҗалыкларын сынаулар көтә

Яз якынлашканда, еллык язмыш хәл ителәсе чорда авыл хуҗалыгы, гадәттә, көндәлек мәшәкатьләр белән яши: чәчүгә әзерләнә, орлык барлый, техника төзеклеген тикшерә. Борчылыр җирлек тә юк түгел икән. 2017 ел авыл хуҗалыгы өчен яңа сынаулар әзерли. Быелдан РФ бюджетыннан авыл хуҗалыкларына ярдәм йөзеннән бирелгән акчалар тулысынча кулланылырга һәм үзен акларга тиеш....

Яз якынлашканда, еллык язмыш хәл ителәсе чорда авыл хуҗалыгы, гадәттә, көндәлек мәшәкатьләр белән яши: чәчүгә әзерләнә, орлык барлый, техника төзеклеген тикшерә. Борчылыр җирлек тә юк түгел икән. 2017 ел авыл хуҗалыгы өчен яңа сынаулар әзерли. Быелдан РФ бюджетыннан авыл хуҗалыкларына ярдәм йөзеннән бирелгән акчалар тулысынча кулланылырга һәм үзен акларга тиеш. Шулай булмаса, бу акчаны ел ахырында авыл хуҗалыклары киредән бюджетка кайтарып бирергә мәҗбүр ителәчәк.

- Шуңа күрә быел һәм алдагы елларда: "Булдыра алырбыз микән?" - дип икеләнүчеләр саны булмаска тиеш. Хәзер үз булдыксызлыгыңны мондый сораулар белән аклап була торган заманнар артта калды. "Булдырабыз", - дип, нәтиҗәле эшләргә туры киләчәк, - ди ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов.

Ул бу мәгълүматларны Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә 29 март көнне авыл хуҗалыгы идарәсендә узган очрашуда җиткерде.

ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, 2017 елда федераль бюджеттан финанслау күләме 14,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Ел дәвамында республика бюджетыннан өстәмә акча бирелергә мөмкин. Язгы чәчүне уздыруга 20 миллиард сум чамасы акча кирәк булачак. Быел исә кредитлар бирү дә авыррак бара икән. Аграр тармак алдында торган барлык проблемаларга да "нокта" куеп булмый. Шуңа да авыл хезмәтчәннәренә җиңнәрне ныграк сызганырга туры киләчәк.

Бөгелмә авыл хуҗалыгы бар көчен чәчү сезонына юнәлткән. Быел 46 мең гектар җирдә эш алып барылачак. Авыл хуҗалыклары бодай, арпа, солы, рапс, кукуруз, көнбагыш чәчәргә җыена. Чәчү мәйданы артырга да мөмкин.

- Уҗымнарның берникадәре шытмаска калган булырга мөмкин, былтыр аларны чәчкәндә җирдә дым җитеп бетмәде. Шунлыктан бодай чәчү мәйданы 2 мең гектар җиргә артыр дип көтәбез, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Исмәгыйлев.

30 март көнне "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта техниканың әзерлеген карауның күрсәтмә чарасы булып узды. Әлеге хуҗалыкта бу эш инде күптән башланган. Чәчү техникасы тулысынча эшкә чыгарга әзер. Шуңа да хуҗалыкның эше башкаларга да үрнәк булып тора.

- 23 берәмлек техникабыз бар. Язгы чәчүгә без инде әзер. Быел дәүләттән бирелгән ярдәм дә яхшыга охшаган, шуңа күрә барыбыз да күтәренке кәеф белән йөрибез. Кар эреп бетүен көтәбез инде. Ашламларны былтыргы белән чагыштырганда икеләтә күбрәк әзерләдек. 2017 ел уңышы бай булсын дигән теләктә калабыз, - ди хуҗалык җиәкчесе Харис Әхмәтгәрәев.

Сабан, тырмаларны, чәчү техникасының бар көчкә эшли алуы беренчел бурыч булып торса, аларга тиешле документлар булдыру - икенче мәсьәлә. Кырга чыккан тракторларның үз янында техник документлары, аптечкалары да булырга тиеш. Районга чыккан тикшерүчеләр бу нечкәлекләрне һәр район хуҗалыгында тикшерәчәк.

Язгы кыр эшләренә бар хуҗалыкларда да әзерлек бара. Районда булган техниканың инде 99 проценты эшкә керешергә әзер.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: