Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр сак булыгыз, буран чыгу сәбәпле, юлларда бозлавык!!!

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 18 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада бу көн явым-төшемгә бай булачак - кар ява. Кайбер районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы әле төнлә генә 6-15 градус салкын булса, көндезге сәгатләргә 0-5 градус кына салкын булачак.
Бөгелмәдә бүген көндез 1-3 градус салкын булыр дип фаразланыла. 19 гыйнварда кар явачак. Һава температурасы 9 градус салкын булыр дип көтелә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: